-
«Казан» гаилә үзәге янында урам киносы фестивале узачак Тамашачылар, соңгы елларда чыккан кыска метражлы фильмнарны карагач, фестивальдә җиңүчене сайлый алачаклар.
-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Айрат Зарипов: "Аерым гаиләнең имин тормыш нигезе - торак"

“Бердәм Россия”нең алдан тавыш бирү көнендә “Киләчәк буыннар иминлеге” дебатларында “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов Татарстандагы гаиләләргә ярдәм итү өчен махсус программалар әзерләргә тәкъдим итте.
Айрат Зарипов бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү, хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итү, өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру, шулай ук пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне укыту, сәламәтлек ныгыту буенча программалар турында сөйләде.
“Татарстандагы гаиләләр өчен мөһим өч мәсьәлә – торак, эш һәм сәламәтлек. Бала туганда гаиләләргә финанс ярдәм күрсәтү өчен махсус программалар кирәк. Бу ярдәм соңыннан туган балалар өчен артып барырга тиеш. Шулай ук хатын-кызларның мәшгульлегенә ярдәм итәргә һәм өч яшькә кадәрле балаларга мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудырырга кирәк”, - диде Айрат Зарипов.
Айрат Зарипов сүзләренчә, Татарстанда өлкән төркем балалары өчен бакчаларда урыннар белән мәсьәлә тулысынча диярлек хәл ителгән. "Ясле яшендәге балалар өчен урыннар мәсьәләсен хәл итә торган махсус программа кирәк. Бу хатын-кызларның күпчелегенә эшкә чыгарга ярдәм итәчәк. Шулай итеп гаиләләрнең хәле ныгыячак", - диде Зарипов.
Гомер озынлыгы һәм активлык артуны исәпкә алып, өлкән яшьтәгеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту өчен системалы эшчәнлек программасы мөһим. "Актив хезмәт эшчәнлеген озынайту мөмкинлеге бар. Пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләрне яңадан укытуга ярдәм, сәламәтлекне ныгыту өчен махсус программалар кирәк. Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру мөһим", - диде ул.
Айрат Зарипов сүзләренчә, республикада халыкның гомер озынлыгын арттыру буенча күп эшләр башкарыла. ФАПлар төзелә, медицина оешмалары модернизацияләнә. Ул торак төзелеше белән бәйле сорауларга да игътибар итте. "Республиканың, аерым гаиләнең имин тормыш нигезе - торак. Кешеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге булырга тиеш. Төзелеш - бөтен икътисад өчен локомотив булырлык тармак ул", - диде ул.
Чыганак: Татар-информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз