Логотип Идель
Яңалыклар

Айсылу Габдинова кабактан нәрсә пешерә?

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграмда кабак бөккәне рецепты белән уртаклашкан.

Җырчы Айсылу Габдинова инстаграмда кабак бөккәне рецепты белән уртаклашкан.

"Бүген кабак бөккәне пешереп карадык, безгә бик ошады. Рецепт безнеке түгел, ләкин тәмле булгач, сезнең белән дә бүлешәсем килә", - дип язган җырчы. Комментарий язучыларның берсе "май аз саласыз" дип язып калдырган.

Камыр өчен: 1 стакан җылы сөт, 150 г көнбагыш мае, 1 аш кашыгы майонез, тоз, он. 

Ингредиентларны салып, йомшак итеп камыр басарга.

Эчлек өчен: 1 стакан дөге, уртача кабак, бераз йөзем җимеше, 100 г шикәр комы, 100 г атланмай, тоз.

Дөгене бүрттерергә, кабакны шакмаклап турарга һәм калган ингредиентларны салып, болгатырга.

Бөккән ясарга һәм 200 градуска кадәр кызган мичтә пешерергә.

intertat.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: аш-су

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев