Логотип Идель
Яңалыклар

Азат белән Гөлсирин бергә яшәү турында: "Мин үземнекен әйтәм, ул үзенекен"

TatarToday сайтында Ваhапов фестивале артистлары Азат һәм Гөлсирин Абдуллина белән интервью чыккан. Интервьюны Рөстәм Исхаков алган. Әңгәмәнең иң кызык өлеше белән уртаклашасы килде:

 

TatarToday сайтында Ваhапов фестивале артистлары Азат Абитов һәм Гөлсирин Абдуллина белән интервью чыккан. Интервьюны Рөстәм Исхаков алган. Әңгәмәнең иң кызыклы өлеше белән уртаклашабыз:

 - Ике кәҗәмөгезгә килешүе авырмы?

Азат:

– Гөлсирин килешеп бетми. Мин үземнекен әйтәм, ул үзенекен. Бәхәс бар. Әнисенә әби дип дәшкәндә дә, җае булган саен, төзәтеп куя.

Гөлсирин:

– Мин кечкенәдән әни дип өйрәнгән. Иремнең әниемә әби диеп эндәшүе минем өчен ят. Шунлыктан безнең бәхәс килеп чыга.

– Азат, Шыгырданда каян килә ул шундый үзсүзлелек? Сүзеңдә нык тору?

Азат:

– Традициягә бәйледер. Башлангыч классларда, кайчан да булса өйләнәсен белеп, әби, бабай дип дәшәргә хыялланып йөрдем.

Гөлсирин:

– Минем әниемнең әнисе яшь булган, шунлыктан әти аңа әни дип дәшкән. Һәм бу, минемчә, бик дөрес һәм матур күренеш. Хәзер минем әнигә 46, Азатныкына быел 50 тула.

– Ник сезнең туйга шундый зур игътибар булды?

Гөлсирин:

– Безнең туйга кадәр сәхнәдә кул сорау булды, бәлки халыкны шул җәлеп итеп, шау-шу уяткандыр. Ваһапов фестивале безне якынрак таныштырды, кавыштырды.

– Сәхнәдә, эштә сез гел бергә, армыйсызмы? Хисләр сүнмиме?

Гөлсирин:

– Мин Азатны иртә һәм кич кенә күрәм. Көндез үз эшләрем буенча йөрим. Бергә концертларга әзерләнәбез, җырлар яздырабыз, клиплар төшерәбез. Арырга вакыт юк, рәхәтләнеп бергә эшлибез.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: шоу-биз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев