-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Азат Нурмөхәммәтов: "Мин дә кырмыска төсле..."

Мин үзем кырмыска тортын бик яратам. Каян барлыкка килүен дә, фәлсәфәсен дә белмим, әмма аны минем шикелле тәмлетамаклар өчен уйлап чыгарганнардыр, дип фаразлыйм.
Баллы ризыкларга мәхәббәтне ике апам уяткандыр. Балачактан бик сыйладылар инде үземне. Әни эшкә киткәндә, аларга ашарга пешерергә, өйне җыештырырга кушып китә иде. Мин исә, аларның өйрәнчек тортларын, тәмлүшкәләрен кабып карап, беренче булып бәя бирүче булдым. Кырмыска тортын шулкадәр тәмле итеп пешерәләр иде, телең йотарлык! Хәзер менә хатыным Гөлнара да сыйлап кына тора, йомшак ягымны тиз сизеп алды.
Кырмыска торты дигәндә, исеме дә гаҗәп бит. Кырмыскаларны бик хөрмәт итәм. Карап торсаң, бер тәртипкә салынган система ул. Һәр кырмысканың үз роле, үз вазифасы бар. Тырыш хезмәтләре белән үзләренең көч икәнлекләрен күрсәтәләр. Коръән сүрәләрендә дә алар турында искә алына. Үзем дә әнә шул кырмыскалар кебек тынгысыз кешемен, гел чабып, эшләргә тырышам, гел нидер оештыру теләге белән яшим.
Кирәк: ике йомырка, 200 грамм сыер мае, ярты стакан шикәр комы, каз мае, бер кап көпшәкләгеч (разрыхлитель), өч стакан он. Крем өчен: бер ак, бер кара куертылган сөт (сгущенка).
Әзерләү: туглап, камыр басасы. Чеметеп алып, нәни шарчыклар ясыйсы һәм шуны табага тезәсе. Мичтә кызарып пешкәч, ике төрле куертылган сөтне кушып ясалган крем белән болгатасы (агач кашык белән!). Әзер тортны матур савытларга тезеп куясы гына кала!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз