Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Равил Шәрәфиев: "Мине яшьләр бик ярата" Бүген Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Равил Шәрәфиевның туган көне! Ул бүген 82 яшен тутыра! Аның белән кызыклы әңгәмәне урнаштырырга булдык. Котлавыбыз булып барып җитсен!
      111
      0
      0
    • ТР Милли музеена - 125 ел! (виртуаль экскурсия) Туган көне уңаеннан, ТР Милли музее барлык кешеләрне 5 апрельдә сәгать 10.00 да "ТАССРның 100 еллыгына 100 исем" циклыннан виртуаль экскурсиягә чакыра. Аны Facebook Instagram, Вконтакте, Instagram) социаль челтәрләрдә һәм сайтта карарга мөмкин булачак https://tatmuseum.ru/
      62
      0
      0
    • Нәниләргә әкият (видео) "Татар халык әкияте герое Камыр батыр авылдан чыгып киткәч, нинди каршылыкларга очрар һәм кемнәр белән дуслашыр?" - дип язалар. Г.Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрының Вконтакте төркемендә. Чыннан да, әкият балаларны нинди хикмәтләр белән таныштырыр соң?
      37
      0
      0
    • Уку дистанцион булачак Татарстанның Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов укучыларның әти-әниләренә мөрәҗәгать белән чыгып, мәктәпләрдә, урта профессиональ уку йортларында һәм вузларда уку процессының 6 апрельдән дистанцион формада дәвам итәчәген әйтте.
      116
      0
      0
    Видео
    • спорт
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1240
      0
      6

    Азатлыкка атлый татар улы

    Кирмән каршысында һәйкәл тора, 
    Мәгърур башын чөеп югарыга. 
    Тәнен буган тимер богаулардан 
    Котылырга теләп, арынырга. 

    Тәнен буган тимер богаулары 
    Кадалалар тарих төпкеленә. 
    Яралардан кан саркымый, саркый 
    Ялкынлы җыр тулы шигырь генә. 

    Котылырга теләп зынҗырлардан, 
    Мәгърур башын чөеп югарыга, 
    Шәһид киткән күпме татар җаны, 
    Имин көннәр теләп улларына. 

    Азатлыкка атлап, күпме башлар 
    Тәгәрәгән җилкәләрдән аска, 
    Истә әле, истә фида җаннар, 
    Чал тарихлар басылганнар ташка. 

    Чал тарихның ишарәсе булып, 
    Ташта басып тора Җәлил сыны. 
    Тар коллыктан азат шәһид рухы, 
    Азатлыкка атлый татар улы!

    Реклама

     

    Фәнил Гыйләҗев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Татарстанда өйдән чыгу өчен махсус рөхсәтне ничек алырга?
    • Тавыш бирү
    • «За выдающихся татарстанцев»
    • Конкурс!
    • Сүз