-
ТАТАРСТАНДА КАРЛЫ ҺАВА ТОРЫШЫ САКЛАНА Бүген Татарстанда карлы һава торышы саклана, җилнең тизлеге секундына 16 метрга җитәчәк. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Бөтен дөньяда татар телендә 7 МИЛЛИОНГА ЯКЫН КЕШЕ СӨЙЛӘШӘ Бөтен дөньяда татар телендә 7 миллионга якын кеше сөйләшә, аларның күбесе телне көнкүреш дәрәҗәсендә генә белә. Бу хакта КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Андрей Кузьминга «Без галстука» интервьюсында сөйләде.
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК! Шунысы да бар: җанисәпкә иҗади килеп булмый, монда уйлап кына гамәл кылырга кирәк, дип кисәтә белгечләр. Димәк, безгә төп-төгәл күрсәтмәләр дә артык булмас.
-
МӘХӘББӘТНЕ САТЫП АЛЫРГА МӨМКИНМЕ? Казан егете, Россия актеры Шамил Хаматов Казанга киләчәк. 15 гыйнвар көнне 18: 30 сәгатьтә «Мир» кинотеатрында «Корпорация Ad Libitum» фильмының премьерасы күрсәтелә.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Азмун Питерда да Азмун
Казан футбол сөючеләренең яраткан уенчысы Сердар Азмун "Зенит" өчен яңа гына уйный башлап, ике гол кертеп, бер пас бирергә өлгерде.
Билгеле булганча, әле күптән түгел генә "Рубин" һөҗүмчесе Санкт-Петербургның "Зенит" командасына күчте. Төньяк башкала клубына Казаннан уенчыларның күчүенә без инде күнегеп беттек. Заманында Рязанцев, Бухаров, Нобоа, Нәбиуллин кебек сәләтле уенчылар Петербургка күчә торды һәм шактые күз уңыннан югала да барды. Азмунның теләге, әлбәттә, Европага күчү иде. Әмма, беренчедән, анда аны алай ук көтеп тормыйлар бугай. Икенчедән, финанс кыенлыклары кичергән бер чорда "Рубин"ның уенчыны "Зенит" сатуы өч як өчен дә файдалы булгандыр дип уйларга кирәк.
Әлеге файданы Сердар Азмун "Зенит" өчен инде хәзер үк раслый башлады. Европа Лигасының 1/16 финалында питерлылар Төркиянең "Фенербахче" командасына каршы уйнады. Беренче очрашу төрекләр файдасына тәмамланды. Җавап очрашуында Азмун шулай ук "Рубин"ның элеккеге уенчысы Мөхәммәт Оздоевка гол кертергә ярдәм итте, аннан соң инде үзе дә ике туп кертергә өлгерде. Нәтиҗәдә, "Зенит" ярышларның 1/8 финалына юллама алды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз