Логотип Идель
Яңалыклар

БАКЧА ҖИЛӘГЕ ТУРЫНДА НӘРСӘ БЕЛӘСЕЗ? (+рецептлар)

Һәркемнең көтеп алган вакыты җитте - урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Быел бакча җиләге (виктория) аеруча да күп. Рәхәтләнеп ашап, белгән кайтнатмаларны ясап, таныш-белешкә күчтәнәч итеп җибәргәч тә артып калган җиләкне нишләтергә белмәүчеләр шактыйдыр.

   Һәркемнең  көтеп алган вакыты җитте - урманда да, бакчада да җиләкләр пешә. Быел бакча җиләге (виктория) аеруча да күп. Рәхәтләнеп ашап, белгән кайтнатмаларны ясап, таныш-белешкә күчтәнәч итеп җибәргәч тә, артып калган җиләкне нишләтергә белмәүчеләр шактыйдыр. Бу язмада бакча җиләгенең файдасы турында сөйләшербез һәм күп кенә бакчачыларны борчыган «Бу җиләкне кая куеп бетерергә инде?» дигән сорауларына җавап эзләрбез.

   Бакча җиләген бөер һәм сидек юллары авырулары белән интегүчеләргә ашарга киңәш итәбез. Бөер авырулары булганда, бакча җиләгенең җимешләре генә түгел, тамыры да файдалы. Аларны төнәтеп эчү бөерләрнең эшчәнлеген яхшыртып җибәрә. Бу җиләк бавырга да уңай тәэсир итә. Шуңа күрә бавыр авырулары булганда, бакча җиләге диетасы тотарга кушалар: бер атна буена көн саен 1,5 килограмм җиләк ашау файдалы. Ревматизм авыруыннан интегүчеләрнең буыннарындагы сызлануларын да басарга сәләтле ул, чөнки составында салицил кислотасы бар. Шулай ук, азканлылык булганда, бакча җиләге организмны тимер белән тәэмин итәргә булыша. Экзема, диатез, вак бетчәләр һәм яралар бар икән, җимешләрне төеп, шул урынга сылагыз - нәтиҗәсен тиз арада сизәрсез. Бакча җиләге үзе дә, аның яфраклары да матдәләр алмашын һәм кан басымын нормальләштерә, йокысызлыктан булыша, атеросклероз һәм гипертония кебек авыруларны булдырмаска ярдәм итә. Ул С витаминына иң бай җимешләрнең берсе, аның 100 граммында кеше өчен көнлек норма бар. Уртача зурлыктагы биш җиләктә С витамины зур бер әфлисунда булган кадәр. Гомумән алганда, бакча җиләгенең кеше организмы өчен файдасы бик күп. Химик составында бик күп минераллар булганга күрә, ул организмны чистарта һәм картаю процессын акрынайта. Ә тагын бу төр җимешнең йод алмашу процессларына уңай тәэсире бар, шуңа күрә аны ЗОБ авыруларыннан дәваланучыларга файдалы продукция буларак тәкъдим итәләр. Бакча җиләгенең баш миенә булган уңай тәэсир итүе һәм күз күрү сәләтен яхшыртуы да билгеле. Әлеге җиләкне дөрес итеп кулланып, файдасын  күрегез! Дару эчәргә ашыкканчы тәмле җиләк ашагыз.

Җиләкне кая куярга белми кайгырган кешеләргә тәмле рецептлар тәкъдим итәбез. Көндәлек ризыклардан тыш, бакча җиләге белән әллә нинди десертлар да әзерләп була.

ҖИЛӘКТӘН КАК

Өлкән яшьтәгеләрнең җир җиләгеннән һәм алмадан ясаган каклары кышкы салкын көннәрдә дә җәй тәмен тоярга ярдәм итә. Шушындый ук тәм-томны бакча җиләгеннән дә ясарга мөмкин. Әче тәме, хуш исе белән ул башка җимешләрдән ясалган каклардан һич тә калышмый.

Бу какны ясау өчен ингредиентлар:

- бер килограмм бакча җиләге

- ярты лимон

- 300 грамм шикәр комы

- 1 стакан су

- 2 чәй кашыгы үсемлек мае кирәк.

Әзерләү тәртибе:

 Иң беренче булып җиләкләрне яхшылап юыгыз, сантиметр ярым итеп шакмаклап турагыз аннан алюминийдан эшләнгән кәстрүлгә салып барыгыз. Лимонны икегә бүлеп, яртысының суын җиләк өстенә сыгарга һәм су салырга кирәк булачак. Уртача ут өстендә су кайнап чыкканчы пешереп алыгыз. Соңрак сүрән утта тагын 10-12 минут тотарга киңәш ителә. Бу вакыт эчендә җиләкләр суын чыгарачак һәм изелә башлаячак. Җиләкләр көймәсен өчен, аларны вакыт-вакыт болгатып алырга киңәш ителә. Шушы вакытта духовканы 150 градуска җиткәнче җылытырга кирәк. Ә кайнар җиләк массасын яхшылап төеп яки блендерда әйләндереп алганнан соң аны куеландырып җибәрү өчен, шикәр комы өстәгез. Шикәр комы тулысынча эреп беткәнчегә кадәр, 5 минут тирәсе, катнашманы бертуктаусыз болгатыгыз. Таба яки «противень» өстенә пергамент кәгазе җәеп, өстен майлагыз. Соңрак кәгазь өстенә җиләк катнашмасын салыгыз. Кашык ярдәмендә массаны тигез итеп бөтен кәгазь өслегенә җәегез. Аның калынлыгы бер сантиметрдан да артык булмаска тиеш. Калынлыгы никадәр азрак булса, как та шуның кадәр тизрәк кибәчәк. Духовканың ишеген ачып, шунда 4-6 сәгать буена киптерегез. Сез дә ясап карагыз, бик тәмле килеп чыга!

ҖИЛӘКТӘН ВАРЕНЬЕ

Вареньены ясау өчен ингредиентлар:

- 2 кг җиләк

- 1 кг шикәр

- 0,5 стакан су

Кайнату тәртибе:

Җиләкне чистартыгыз, яхшылап су астында юыгыз һәм иләккә салып саркытыгыз. Башка савытта сиропны кайнатыгыз. Әлеге сиропны ясау өчен: 1 кг шикәргә 0,5 стакан су өстәп, уртача утта кайнатырга куегыз. Сиропны 5-10 минут кайнарга һәм куе булырга тиеш. Сироп сыек балны хәтерләтсә, ул әзер дигән сүз. Аннан җиләк өстенә кайнар сироп агызыгыз, капкач белән каплагыз һәм суынганчы тотыгыз. Җиләк бу вакытта үзенең согын бирә һәм сироп сыеклана. Аннары суытылган җиләкне сөзегез, суынган сиропны 5-7 минутка кайнатырга куегыз. Сиропның куе булуын телисез икән, күбрәк шикәр кушыгыз һәм озаграк кайнатыгыз.

Мондый өченче процедурадан соң, җиләкләрне стерильләштерелгән банкаларга салыгыз һәм кайнап торган сироп коегыз. Тимер капкачлар белән ябып, одеялга төреп куегыз. Әлеге рецепта җиләкнең үзен кайнатырга кирәкми, сиропны гына 3 тапкыр кайнатыгыз. Бу рәвешчә әзерләнгән җиләк кайнатмасы бик тәмле һәм бик хуш исле булып чыга. Кышын мунчадан соң хуш исе җәй көннәрен исегезгә төшерәчәк. Тәмле булсын!

ҖИЛӘКЛЕ ПИРОГ

Пирог пешерү өчен ингредиентлар:

- 200 грамм он

- 100 грамм сөттән ясалган май

- 7 аш кашыгы шикәр комы

- 300 грамм бакча җиләге

- 2 чәй кашыгы крахмал

 - 3 аш кашыгы су кирәк.

Пешерү тәртибе:

Шикәр комы белән онны бутаганнан соң, аңа угычтан уылган майны салып болгатабыз. Туңдыргычка куеп торган сап-салкын суны өстибез һәм камырны уа-уа шар рәвешенә китереп берләштерәбез, соңрак 20 минутка суыткычка куябыз. Суыткычтан алып җәйгәннән соң, өстенә крахмал сибәргә кирәк. Яхшылап юылган һәм икегә бүленгән җиләкләрне шул крахмал өстенә салып, өстенә шикәр комы сибәргә кирәк. Алга таба пирогның өсте ачык калырлык итеп, җиләкләрне камыр белән «төрәбез» һәм духовкада 180 градуста 40 минут пешереп алабыз.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

фото: пиксабай.ру

Илүзә ИБӘТУЛЛИНА

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: җиләк, варенье, кайнатма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев