Логотип Идель
Яңалыклар

БАКЧАЧЫЛАР ЯРМИНКӘСЕНӘ ӨЛГЕРДЕГЕЗМЕ?

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра. Ярминкә иртәнге сигездә «Казан» агросәнәгать паркында ачылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 5 сентябрьдә Бакчачы көненә багышланган ярминкәгә чакыра. Ярминкә иртәнге сигездә «Казан» агросәнәгать паркында ачылды.

Шәһәр халкы бакчачылар үстергән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала, төрле конкурсларда һәм мастер-классларда катнаша ала.

Казан, Чаллы, шулай ук Әлмәт, Югары Ослан, Биектау, Яшел Үзән, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай һәм Чистай районнарыннан коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре (СНТ) җиләк-җимеш, яшелчә, җиләк-җимеш агачлары үсентеләре һәм башка продукция алып киләчәк. Ярминкәгә шулай ук Татарстан кулланучылар оешмалары берлегенең район бүлекчәләре дә үзләреннән өлеш кертә. 

Татарстанда үз җирләрендә уңыш үстерүчеләргә, балаларына һәм оныкларына җиргә ихтирам тәрбияләүчеләргә зур хөрмәт белән карыйлар, шуңа күрә бакчачыларга ярдәм итүгә зур игътибар бирелә. Сатуда иң сыйфатлы һәм бары тик натураль әйберләр булачак һәм сезнең өчен кулай бәяләрдән сатылачак.

Чыганак: agro.tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев