Логотип Идель
Яңалыклар

"Бала өчен 1 миллион сум акча түләделәр". Суррогат ана белән әңгәмә

Башка ана өчен бала күтәреп йөргән суррогат аналар үзләре хакында сөйләргә теләми. Аларны табу бик кыен булачак дигәннәр иде.

Башка ана өчен бала күтәреп йөргән суррогат аналар үзләре хакында сөйләргә теләми. Аларны табу бик кыен булачак дигәннәр иде. Зифа буйлы, модельләргә хас кыяфәтле матур хатын-кыз мине үзе тапты. Күзгә күз очрашып кафеда утырып сөйләштек. "Интертат" сайтына ул тугыз ай күтәреп йөргән баланы ни өчен чит кешегә бирергә ризалашуы турында сөйләде.

 

  • Суррогат ана - репродуктив технология, генетик атадан һәм генетик ана күзәнәкләреннән тудырылган яралгының өченче зат - суррогат ананың тугыз ай буе күтәреп йөрүе һәм баланы тапкач, генетик ана белән генетик атага бирүе.

 

"Ярдәм итегез дип кулларымнан тотып үтенде..."

- Ирем белән туйга кадәр, туйдан соң яшәдек, бала тугач аерылыштык. Ике ел шәхси тормышымда пауза булды. 2016 елда суррогат ана буларак бала табарга булдым. Бу адымга барырга “Суррогат ана” фильмы тәэсир итте. Бер ай ярым вакыт үткәч, шулай алдан планлаштырмаган килеш үземне суррогат ана буларак тәкъдим итәргә булдым. Казанда бу эш белән шөгыльләнүче бик җитди агентлык бар.

- Сезнең акча эшлисегез килдеме, баласыз гаиләгә ярдәм итәргәме?

- Минем ярдәм итәсем килде. Ул бит бушлай да түгел. Аннары баламны, үземне нәрсәдер сатып алып сөендерә алам. Бу бик авыр хезмәт.

Агентлыкка мөрәҗәгать иткәч, офиска чакырдылар. Анда үзем турында барысын да сөйләдем. Шуннан бер клиникага җибәрделәр. Анда карадылар, анализлар, тикшеренүләр үттем, барысы да яхшы иде.

- Сезгә ничә яшь?

- Миңа 29, 30 тула. Бу адымга барганда 26 яшь иде, баланы 27 яшемдэ таптым.

Генетик ана Мәскәүдән, 54 яшьлек ялгыз хатын иде. Беренче иреннән минем яшьтәге малае бар. Икенче ире белән аерылган, суррогат ана ярдәмендә тагын бер бала табарга булган. Ул сәламәтлеге буенча үзе дә таба алган булыр иде, ләкин күз күреме начар булганга ярамый дигәннәр.

Без аның белән очраштык, бик гади хатын. Зинһар, миңа ярдәм итегез дип кулларымнан тотып үтенде. Барысы да яхшы булыр, кулыбыздан килгәнне эшләрбез диде. 

Эмбрионны утырту бик уңышлы узды, мин бик тиз балага уздым.

- Улыгызга ничә яшь?

- Хәзер 6 яшь, ул вакытта 3 яшь иде. Мин аны үзем таптым, шуңа бик тиз тернәкләндем. Август аенда суррогат ана буларак балага уздым, май аенда таптым.

- Гормональ стимуляция авыр булдымы?

- Юк, бернинди дә авырлык булмады. Барысы да яхшы үтте, кыз бала туды. Ул хатын да кыз булуын теләгән иде, шулай булсын өчен догалар укыган, без аның белән ай саен аралашып тордык. Бөтен чыгымнарны түләде, мине туган көнем, яңа ел белән котлады.

Йөклелек чорында клиникага күренергә йөрдем, офис белән дә элемтәдә булдым. Бу бик җаваплы эш, чөнки, беренчедән, чит баланы күтәреп йөрим, үземнең хәлемне дә контрольдә тотарга кирәк, ахырына кадәр намус белән барып җитәргә кирәк. Монда әллә ничә яклап психологик басым көчле. 

“Баланы карамадым”

- Ничек үзегезне шушы адымга барырга әзерли алдыгыз?

- Көтмәгәндә, кинәт кенә. Шулай булырга тиеш сыман булды. Башка шул уй килүгә, эшләп карарга кирәк дидем. Барысы да уңышлы узды.

- Баланы үзегезнеке итеп тоймадыгызмы?

- Юк, тыныч булдым, үземнеке итеп кабул итмәдем. Бирергә кирәк икәнен белдем. Минем аңа хокукым юк. Мин бит кешегә газап китерә алмыйм. Ә улыма бу безнеке түгел, апаның баласы, аны бирәчәкбез дип әйтә килдем. Баланы тапкач, акча түләделәр, тапканчы ай саен 25 мең түләп тордылар. Баланы табып 3 көн үткәч, тикшергәннән соң чыгардылар.

Баланы 1 бала табу йортында таптым. Генетик ана кая телисең, шунда тап дигән иде. Шәхси клиникада да таба ала идем, ләкин анда бала табу бәясе кыйммәт, 130 мең. Монда 30 мең, анда 130 мең түлисе, 100 меңне балага тотарсыз дидем, аның өчен баш тарттым. Уңай шартлар белән рәхәтләнә алсам да аңа бармадым.

Баланы тапкач, табиблар: “Баланы карыйсыгыз киләме?” - дип тәкъдим итте. Юк, мин карамадым, бала елый башлады. Мин бала тапканда күп кан югалткан идем, шуңа венага ниндидер укол ясаганнар, йоклап киткәнмен. Уянганда бик салкын иде, җылыны сүндергәннәр иде.

- Баланы бөтенләй күрмәдегезме?

- Юк.

- Бу хезмәтегез өчен күпме акча түләделәр?

- 1 миллион сум түләделәр. Бала тапкач, икенче тәүлектә юрист килде. Мин баладан баш тартып яздым. Генетик ана икенче көнне килеп котлады, миңа бүләк бирде. Аннан соң счетка акча күчерде. Гаиләләрендә буыннан буынга күчә торган йөзекне бүләк итте. Минем аласым килмәгән иде, кызыгыз туды бит, буыныгыз дәвам итә, аңа бирерсез, дидем. Юк, сез мине бәхетле иттегез дип ак энҗеле йөзекне миңа бирде.

Ул берүзе поездда Мәскәүгә кайтып китте. Кайтып җиткәч, барысы да яхшы дип миңа смс кына языгыз дидем. Шуның өчен борчылган идем, кайткач ул без өйдә дип язды. Шуның белән бетте.

- Психилогик яктан ничек күтәрә алдыгыз бу хәлне?

- Мин үз эшемне башкардым, бетте. Ул бәхетле. Үз халәтемә кире кайттым, 40 көн эчендә үз формама килдем.

- Баланың УЗИ фотоларын күргән идегезме?

- Әйе, аны генетик анага да җибәрәләр. Ул хатын поликлиникада эшләгән, эшенә һәрвакыт ясалма корсак киеп йөргән, онытмасам гына ярый дип әйтә иде.

- Бала елап җибәргәч нәрсә тойдыгыз? Нәрсәдә булса сиздегезме?

- Юк, берни дә тоймадым. Ул минеке түгел, ихластан әйтәм. Мин шундый - әтиемнән күчкән, үземнекен генә яратам. Туганнан туган энеләрем-сеңелләремне яратам, дус кызларымның балаларын карыйм. Ә бу минеке түгел, мин йөкле булдым, таптым, бирдем, алып китте, бетте.

Бу минем максатым иде, кинәт ясаган адымым. Минем ярдәм итәсем килде.

Үзем өчен бүтән табасым килми, минем улым бар инде. Хәзер очрашып йөргән ир-аттан да бала табарга уйламыйм. Мин ул ир белән суррогат ана булырга ризалашкач таныштым. Кияүгә дә чыгасым килмидер.

- Сезнең сөтегез килгәндер, ничек бетердегез?

- Миңа сөт килү туктасын өчен махсус дарулар бирделәр.

- Палатадагы хатын-кызлар сезгә ник бала китермәүләрен белдеме?

- Выписка вакытында: “Үзем өчен тапмадым, аңлыйсызмы?” - дип кенә әйттем. Башка сорауларга “бу яшерен мәгълүмат” дидем.

- Төшегезгә кермиме?

- Юк, мин аны тормышымда булырга тиеш кебек кабул иттемме соң. Бәлки мин тормышта кемнедер бик нык рәнҗеткәнмендер.

Якыннарның мөнәсәбәте

- Ир-атыгыз бу турыда беләме?

- Әйе. Туганнарның кайберләре генә белә. Якын дус кызларым белә. Мин алай булдыра алмас идем, диләр. Миңа хәзер берни дә булмаган да кебек.

- Ир-атыгызның сезне аңлавы мөһим.

- Дөресен генә әйткәндә, безнең шундый мөнәсәбәтләр... Аның гаиләсе бар. Мин улым белән яшим.

- Ул аерылырга җыенамы?

- Юк, без алай килешмәдек. Безгә шулай уңайлы, бу сорауны кузгатмыйбыз. Мин улым белән, ул гаиләсе белән яши. Ул да яшь, миннән беразга гына өлкәнрәк. Үзем өчен икенче баланы бүтән тапмасмын дип уйлыйм. Хәзерге ир-ат белән булмас, мин аны гаиләсеннән тартып ала алмыйм. Кеше бәхетсезлегендә бәхет төзеп булмас. Балаларны әтисез калдырмаячакмын, миңа нигә кирәк ул.

- Суррогат ана йөклелек чорында җенси мөнәсәбәтләрдә булмаска тиеш дисез, ул моңа ничек карады.

- Телефоннан гына аралаштык. Миңа гел кирәкми дә ул. Җаваплылыкны аңлыйм. Балага берәр нәрсә булса мин нишләрмен.

- Әти-әниегез ни диде?

- Әниемнең урыны оҗмахта булсын, бала күтәрүем ул исән чагында булды, мин 8 айлык йөкле вакытта бу дөньядан китте. Шулай килеп чыкты, әниемне югалттым, кыз таптым. Ул миңа “Син аны бирмәячәксең”, - дия иде. Ә мин юк, бирәм дия идем, чыннан да бирдем дә. Мин хәзер аның өчен еламыйм… Әтием ярдәм итте, син инде зур кеше, нәрсәгә барганыңны үзең беләсең диде. Ачуланмады бервакытта да, гел ярдәм итте. Әлбәттә, стресс булды. Әниемне югалттым, кыз таптым…

- Җәмгыятьтә тәнкыйтьләүчеләр булдымы?

- Юк, булмады. Дус кызларым арасында бай ир табуы яхшырак, син бит фигураңны бозасың диючеләр булды. Мин психологик яктан булдыра алмас идем алай дияләр иде. Туганнарым арасында да тәнкыйтьләүчеләр булмады. Бу бит авыр хезмәт, кеше өчен җаваплылык.

- Әниегезне югалтканыгызны белгәч, генетик ана баласы өчен борчылдымы? Ярдәм иттеме?

- Әйе, ярдәм итеп, тынычландырып торды. Ахырда бик борчылды, аңа минем бала табу йортында икәнне агентлыктан хәбәр иткәннәр. “Син роддомдамы?” - дип борчылып торды.

- 1 миллион сум бик зур акча бит, нәрсәгә тоттыгыз?

- Бу сорауга җавап бирмим. Туганнарым да белми, счетымда дип кенә әйтәм. Үпкәләмәгез. Кешеләрнең авто кредитлары бар, минем юк. Фатир да аласы юк.

"Клиникадан кабат тәкъдим иттеләр"

- Клиникадан шалтыратып, сез шундый сәламәт, тәҗрибәгез дә бар, әйдәгез тагын бер бала табып бирегез, дисәләр?

- Мин сезгә сер ачам... Мин бит көз көне тагын моңа керәм. Бу пар да Мәскәүдән. Нәрсәдә проблема икәнен әйтмиләр, яшьләре 40ка җитә икәнен беләм. Сигез ел бу бала таба алмыйлар. Ике тапкыр уңышсыз ЭКО ясатканнар.

Безнең инде клиника белән барысы да килешенгән, рәсмиләштерелгән. Генетик әти-әни белән дә күрештек. Ни өчен тагын бу адымга барам? Өченче бала була бит, чөнки миңа ул кирәкми дә.

- Суррогат ананы табу кыен дип беләм.

- Әйе, беләсезме ул нинди очракта бик кыен? Рәсми ирең булганда. Аның рөхсәтен дә сорарга кирәк, аңа да анализлар бирергә кирәк.

Бөтен шәһәрләр суррогат ана эзләп Казанга йөгерә. Белмим ни өчен шулай. Бездә бәяләр арзанраккадыр бәлки. Шундый система дип уйлыйм - бездә арзанрак, ләкин ике клиент була, яки бер клиент, ләкин озак эзлисең.

- Сез аларның соңгы өметедер бәлки?

- Бу тормыш гадел түгел, алкашлар да бала таба. Ул баланы тиешенчә тәрбияли дә алмыйлар. Ә яхшы кешеләр бала таба алмый. Мин инде Интернаттан белдерүемне алырга уйлаган идем. Ярдәм итәсем килә. Үземә табасым килми, ирең булса әле ул була, ә болай... Гаиләләргә карыйм да, күбесе уртача тормыш алып бара. Тормыш дәрәҗәсе югары булырга тиеш, баланы иркәләргә кирәк димим, ләкин аның бөтен кирәкле әйберсе булырга тиеш.

- Бер сайтта суррогат ана булырга теләүчеләр алкоголиклар, тормыш төбендәге кешеләр дип укыган идем.

- Әйе, андыйларның бурыч түлиселәре бар, я ипотека, я яшәргә акчалары юк, я ирләре мәҗбүр итә. Минем ярдәм итәсем килде. Улыма да яхшылык эшләдем, сәламәтлегем дә булгач, эшлисем килде.

- Сезгә бу юлы да 1 миллион түләрләрме, бәлки арткандыр?

- Ул сумма күбрәк булачак, ләкин 2 миллион ук түгел. Болай 2 миллион булырга тиеш. Һәр бала табудан соң организм да янчыга, хәлсезләнә. Беренче баламны җиңел таптым, 4 килодан артык иде, ә кызны табуы авыр булды, анысы да 4 килодан артык булды.

- Суррогат ана нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дип уйлыйсыз?

- Тыныч булырга тиеш, җаваплы, чөнки даруларны вакытында эчәргә кирәк. Ә кайберәүләр фигуралары өчен борчылырга мөмкин. Килешү төзегәндә бу турыда кисәтеп куялар, сезнең гормональ тайпылышлар булырга мөмкин диләр.

- Салкын канлылык кирәкме?

- Салкын канлылык кирәк, ләкин ул битарафлык булырга тиеш түгел. Тагын бер мөһим момент бар - җенси мөнәсәбәтләр ярамый. Булган очракта презерватив белән генә. Берәр нәрсә булса, штраф түлисең.

- Сезгә штраф түләргә туры килдеме?

- Юк, мин беркем белән дә йокламадым. Башка чикләүләр юк, җылы киенеп йөрергә, бала турында кайгыртырга кирәк, тәмәке-кальян тартмыйсың, авыр әйберләр күтәрмисең, үзеңне тыныч тотасың, атна саен клиникага йөрисең.. Барысына да җаваплы карыйсың.

- Хәзерге пар сезгә карата ниндирәк мөнәсәбәттә?

- Аларга агентлыктан ул тәҗрибәле, чыннан да бирәчәк, борчылмагыз, дияләр. Мин уйлап эш итәм. Геннар минеке түгел бит, мин инкубатор кебек кенә. Алар суррогат ананы озак - 4 ай эзләгән, көткәннәр. Миңа шалтыраткач, бу адымга тагын барырга кирәк дип уйладым.

Киләсе балага узу сентябрьдә булачак. Алар ни өчендер ашыктыралар. Беренче генетик ана белән ике тапкыр гына күрешкән идек - танышканда һәм бала тапкач. Ә болары килеп йөрербез, диләр. Мин кирәкми дип уйлыйм. Җиңел түгел ул. Ашыктыралар, сабыр итмиләр. Хәзер әзерләнәм, анализлар биреп йөрим.

Мин тормышта бик күп авырлыклар аша үттем. Һәрвакыт алга барам. Минем тормышымның мәгьнәсе - минем улым, ул миңа көч бирә.

- Сез бит христиан динендә, атакайдан сорамадыгызмы ярыймы дип?

- Суррогат ана булу гөнаһ икәнен беләм.

“Минем ул гаиләдә эшем дә юк”

 

- Сезнең улыгыз гына бар бит, ә чит ана өчен кыз тапкансыз... Минем дә кызым булса иде дигән теләгегез булмадымы?

- Юк, мин гел улым булуын теләдем. Хәзер дә улым кайчан безнең икенче бала була дип сорый, миңа энекәш кирәк, ди. Әлегә түгел дим.

- Генетик анага 54 яшь булгач, анда донор күзәнәкләре булган, димәк. Аңарда ана инстинкты барлыкка килгәнме икән соң?

- Менә моны мин белмим. Агентлыктан да әйтмиләр.

- Сез кызыксынган идегезмени?

- Әйе, сораган идем. Ә без аны ничек борчырга тиеш? Ә ул бик нык дулкынланса? Арганлыктан полициягә хәбәр итсә, диделәр. Тик яткан кешене борчымыйлар. Минем үземә дә начар булуы бар. Миңа нәрсәгә инде, эшемне эшләдем, мине бүләкләде, бетте, мин тыныч, калганы минем эш түгел.

- Сезнең улыгыз берүзе булып чыга, ә сезнең апа-абый, эне-сеңелләрегез бармы?

- Мин үзем дә гаиләдә бер бала. Үземнең баламны беркемгә дә ышана алмас идем, әниемә генә ышана идем. Күңелемдә үз кешемне очратырмын дигән өмет яши.

- Бер 10 елдан ул кызның нинди булып үскәнен күрергә теләр идегезме?

- Читтән генә менә бу шул дип күрсәтсәләр, әйе. Ләкин бит алар монда түгел Мәскәүдә, безнең бернинди дә элемтәләр юк. Минем ул гаиләдә эшем дә юк.

Үзем өчен дүртенче тапкыр табасым килми, бу баланы табып биргәннән соң яшем дә зур була, Интернаттан 2 яшьлек бала алырмын дип уйлыйм.

- Еллар үткәч бу генетик ана белән начар хәл булганын, кызның берүзе калганын белсәгез, ярдәм итәр идегезме?

- Бу турыда уйлаганым юк. Бәлки алыр идем дә. Бу юлы генетик ата-ананың үзләренең әти-әниләре суррогат ана аркылы бала таптырганнарын белми, чөнки алар олы яшьтә, бик борчылып кан басымнары күтәрелергә мөмкин. Бәлки срок зур булгач әйтербез диләр.

Суррогат ана технологиясе: законнар

Беренче суррогат ана АКШта була: 1980 елда Иллинойс штатында 37 яшьлек Элизабет бала табып бирә. Суррогат ана ярдәменнән күп кенә йолдызлар файдаланганы билгеле: Николь Кидман, Элтон Джон, Майкл Джексон, Криштиану Роналду, Алена Апина, Алла Пугачёва, Филипп Киркоров, Дмитрий Маликов. 

Суррогат ана булуның тәртипләре Россиядә 2011 елда кабул ителде. Суррогат ананың ризалыгы булган очракта, клиниканың белешмәсе нигезендә бала генетик ата-анага тапшырыла. Россиядә суррогат ана бала яралгысы өчен үзенең күкәй күзәнәген бирә алмый. 

2015 елда депутат Елена Мизулина суррогат ана булуны кешеләр белән сату итү дип атап, аны тыярга чакырды. 

Россия законнарында суррогат анага заказ бирүчеләр кемнәр булуы күрсәтелмәгән. Шул сәбәпле, мәсәлән, Филипп Киркоров хатыны булмаган килеш тә балалы булды. Суррогат аналарга каршы чыгучылар суррогат ана ярдәменнән гомосексуалистлар файдалана ала дип куркыта һәм законнарны катгыйландырырга чакыра.

Дин суррогат ана булуга ничек карый?

Суррогат ана яки ЭКО ярдәмендә бала табуга дин әһелләре ничек карый дигән сорауны ике дин әһеленә бирдем.

- Ир белән хатынның үз материаллары катнашында хатынына ЭКО ясарга ярый, ә менә чит кешеләрнең материаллары, организмнары катнашында бала табу тыелган, - диде "Гаилә" мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

- Мондый бала табу ысулларын чиркәү оешмасы өнәми, - диде Казандагы Изге Ана Тихвин чиркәве рухание, Татарстанның керәшен чиркәүләре благочинные Павел Павлов

intertat.tatar

Автор: Айгөл ШӘЙХЛИСЛАМОВА

Фото: pixabay.com

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев