-
ТАЙМ-АУТ ТАПШЫРУЫ: КАРАТЭ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘБЕЗ "Тайм-аут" тапшыруының чираттагы чыгарышы каратэга багышлана.
-
Шифаханәдә ял - иң арзаны Татарстан бу җәйдә шифаханәгә юллама бәясе иң арзан торган Россия төбәкләре рейтингында лидерлар рәтенә чыкты.
-
Дәүләт Думасында гаилә институтын ныгытырга алынганнар Гаилә хәлләренә сәбәпсез тыкшынмаячаклар. Дәүләт Думасына шул хакта закон проект кертелде. Документта Гаилә кодексына караган 20 һәм башка норматив актларга кагылышлы 25 төзәтмә бар.
-
Рөстәм Хуҗинның «Туган як көйләре» күргәзмәсе ачылды Автор баталь һәм тарихи жанрлардагы рәсемнәре белән билгеле.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Ирләр колагына: балаң ач, кияргә киеме юк икән – бу синең гөнаһ
Гаиләдә бик четерекле мәсьәләгә тукталыйк әле. Уртак балалар. Аерылышканда аны ничек хәл итәсе? Бала мәсьәләсенә килгәндә дә, ирләребез ир булып кала белсен иде. Әгәр аерылышу булган, бала әнисе белән калган икән – канун буенча хезмәт хакымнан фәлән процент алимент түлим, дип мактанып йөрисе юк. Диндә процент дигән нәрсә юк. Диндә ата һәм бала бар. Әгәр ул синең балаң икән, бергә торасызмы, юкмы – аерма юк. Әти кеше баласын тулаем рәвештә тәэмин итәргә тиеш. Балаң ач икән, кияргә киеме юк икән – бу синең гөнаһ.
Бала хакына гаиләне саклау дөрес түгел, диючеләр дә бар. Тик психологларның фикерен дә истә тоту кирәк. Алар ни ди? Тулы гаиләдә үсмәгән баланың үзенә дә гаиләсен саклау авыр булачак. Күреп үсмәгән ул, аны гаилә төшенчәсенә өйрәтмәгәннәр. Бала хакын хаклау дип караганда, әйе, гаиләне саклау дөрес. Ләкин инде бер-берсе белән һич аңлашу таба алмаган ир белән хатын өчен бу психологик яктан авыр. Әгәр сүзләре үтсә, ата-ана яшь гаиләгә ярдәм кулы сузарга тиеш. «Үзем беләм, ник мине өйрәтәсең, ни беләсең соң син?» – диюче балалар да күп бит.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Ахырзаман алдыннан хатын-кыз үзенә патша табар», – ди. Чын, хәзерге балаларны патша урынына күрәбез, ә алар ата-анасына кол дип карый. Сүзебез үтәрлек итеп тәрбияләсәк иде. Авыр вакытларда аларны вәгазьләсәк, бәлки гаиләләр таркалмас, дус, тату гына яшәп китәрләр иде.
Гаиләләргә тагын бер киңәшем: берәр хәзрәт белән дус булыгыз. Рухи яктан остазыгыз булсын ул. Күңелегезгә якын, сүзеннән шифа табардай кеше кирәк. Авыр чакларда киңәшкә, нәсыйхәт алырга алар янына барыгыз. Сулга йөри, дип гайбәт ирештерделәрме, ике арада аңлашу бетеп киттеме – кыенлык туу белән үзеңә ябылырга ярамый. Сезгә яхшылык теләүчеләр күп. Әти-әниегез, туганнар, дусларыгыз, бәлки никах укыган, балага исем кушкан хәзрәтләр дә җылы сүз белән ярдәм итә алыр. Күңелегез ышанган кешегә генә ачылыгыз. Ышанычсыз бәндәләрдән зыян килмәсен.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз