Логотип Идель
Яңалыклар

БАЛАЛАР ҺӘМ КОВИД: МӘҖБҮРИ ВАКЦИНАЦИЯ АЛАРГА ДА КАГЫЛЫРМЫ?

Ил буенча балалар арасында Covid-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелми.

Россиядә балалар өчен коронавирустан мәҗбүри вакцинация кертелмәячәк. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашкога сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Министр аңлатканча, ил буенча балалар арасында Covid-19 белән авыручылар санының артуы күзәтелми.

«Балалар арасында авыручылар саны югары дәрәҗәдә түгел. <…> Балаларны вакциналаштыру буенча бернинди мәҗбүри таләпләр планлаштырмыйбыз», — диде Мурашко турыдан-туры эфир барышында.

Хәзерге вакытта Россиянең барлык төбәкләрендә прививка ясау кампаниясе дәвам итә, кайбер субъектларда кайбер категория затлар өчен мәҗбүри вакцинация кертелгән.

Хәзер илдә коронавирусны профилактикалау өчен өч ышанычлы вакцина бар: Гамалеи исемендәге НИЦЭМ тарафыннан эшләнгән «Спутник V», РФА Чумаков исемендәге үзәкнең «Ковивак», «Вектор» үзәгеннән «ЭпиВакКорона».

Май башында исәп буенча дүртенче «Спутник Лайт» дигән Россия вакцинасы теркәлде, ул гражданнарны ревакцинацияләгәндә актив кулланыла.

Чыганак: Татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев