Логотип Идель
Яңалыклар

Балалар оешмаларында сакчыларның яшенә чик кертмәкче булалар

Сакчыларның яше балалар күпләп килгән объектларны саклауны оператив һәм сыйфатлы итеп оештырырга мөмкинлек бирергә тиеш.

Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы Тимур Сөләйманов балалар учреждениеләрендә сакчылар өчен яшь цензын кертергә чакырды. Аның сүзләренә караганда, мондый хезмәткәрләрнең яше балалар күпләп килгән объектларны саклауны оператив һәм сыйфатлы итеп оештырырга мөмкинлек бирергә тиеш. Бу хакта ул ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта әйтте.

Сөләйманов билгеләп үткәнчә, быел балалар сәламәтләндерү лагерьларында иминлекне тәэмин итүгә Татарстан бюджетыннан 30 млн сумга якын акча бүлеп бирелгән. Әлеге акчага учреңдениеләр шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләрен җәлеп иткәннәр.

«Бу сорау зур игътибар таләп итә. Лагерьларны шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре белән тәэмин итү генә  түгел, урыннарда эшләүне оештыруның сыйфатын мониторинглау да мөһим. Хезмәткәрләрнең яше дә балаларның күпләп җыела торган объектларны тиз һәм сыйфатлы саклауны оештырырга мөмкинлек бирә торган чик яшьтән артмаска тиеш», — диде Сөләйманов.

Аның сүзләренә караганда, киләсе елда Министрлык Росгвардия белән бергә бу юнәлештәге эшне көчәйтәчәк.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев