Логотип Идель
Яңалыклар

Михаил Черепанов: “Эзтабарлык эшенә балалар олылардан да җаваплырак карый”

Михаил Валерьевич Черепанов студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

Михаил Валерьевич Черепанов студент чагыннан бирле, 1980 елдан, эзтабарлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарны эзләү буенча 60тан артык “Кар десанты” һ.б. экспедициясе оештырган һәм  шуларда катнашкан. Төрле экспедицияләрдә, архивларда күпьеллык эзләнү нәтиҗәсендә, Татарстанның 28 томлык “Хәтер китабы”н, 19 томлык “Сәяси репрессияләр корбаннары истәлеге” китабын, Татарстанның электрон “Хәтер китабын” булдыруда актив катнашкан. “Татарстан – Ватанга” виртуаль музей экспозициясе авторы. Хәзерге вакытта 1941–1945 еллар Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы мөдире булып эшли һәм балаларны эзтабарлык хезмәтенә өйрәтү белән шөгыльләнә, яшь буынга дөрес патриотик тәрбия бирүгә көчен кызганмый.

 

- Михаил Валерьевич, балалар һәм үсмерләр эзтабарлар отрядларын оештыручы кеше буларак, әйтегезче: алар бу кадәр авыр, җаваплы эштә ни дә булса майтара аламы? Күңел биреп эшләргә сәләтлеме?

 

- 2009 елдан бирле мин фәкать мәктәп укучылары белән генә эшлим. Умыртка баганасына операция кичергәннән соң, авыр биштәр күтәрүдән дә, яз көннәрендә экспедициягә чыгудан да табиблар мине тыйды. Шул сәбәпле, менә ун ел инде,  балалар белән ерак араларга җәяү йөрергә, авыр күтәрергә кирәк булмаган җәйге экспедицияләргә генә чыгабыз. Яр буйларында, комда казу эшләре алып барабыз. Ничек кенә сәер булмасын, балалар студентларга караганда да җаваплырак, түземлерәк! 

5-6 сыйныфтан ук аларны “һәрбер бармакны буынлап эзләп табарга кирәк” дип өйрәткәч, бик тырышып эшлиләр. Бигрәк тә – кызлар. Иң кечкенә кызыбызга 7 яшь, экспедициягә әнисе белән бара, бәләкәй чиләгенә һәрнәрсәне җыя. (Иң өлкән эзтабарыбызга – 77, ул сугышта һәлак булган солдатның улы). Эзтабарларның яшь арасы зур, әлбәттә. Шунысын аңладым: кеше белән эзтабарлык турында аралашуны никадәр иртәрәк башласаң, шулкадәр әйбәтрәк. Мин балалар белән бу темага 3-4 сыйныфтан сөйләшә башлыйм, чөнки интернет заманында балаларның акыл-аң дәрәҗәсе бик тиз үсә. Алар әллә нәрсәләр белә, мәсәлән, фашистларның уран коралы, биологик кораллар турында, тик аңлатып бирә алмыйлар, аларга шәрехләп күрсәтергә кирәк. (Мондый “серле” нәрсәләрне ветераннарның да күбесе белеп бетерми!) Шулай итеп, курсантларым, нигездә, – 5-7 сыйныф укучылары (8-9лар һәм өлкәнрәкләренең башы төрле имтихан, репетитор дип каткан, аларны укудан аерып тормыйм). 

- Сез Казанның төрле районнарында мәктәпләрдә эзтабарлар түгәрәкләрен алып барасыз. Кайсыларында? Балалар белән нәрсә өйрәнәсез?

- 6нчы, 139нчы, 96нчы гимназияләрдә һәм Советлар Союзы Герое Кузнецов исемендәге 6нчы интернат-мәктәпнең кадетлары белән  “Кар десанты” отрядлары оештырдык. Бу балалар белән без экспедицияләргә, Хәтер маршларына даими йөрибез. Шулай ук 67нче, 43нче, 23нче мәктәпләрдә, “Заречье” балалар иҗат үзәгендә төрле яшьтәге балалар белән дәресләр үткәрәм. Без эзтабарлар эшенә төшенәбез, музейларга да барабыз, мәсәлән, Муса Җәлил музеена яки мин аларны Казанның Җиңү паркындагы Мемориалга чакырам. Республика районнарында да безнең белән Югары Осланда (җитәкчесе – Троицкая), Нурлатта (җитәкчесе – Малыгин) отрядлар эшли. Мәктәп укучыларын эзтабарлыкка җәлеп итү буенча даими эшчәнлек бу. Ә калган балалар белән мәктәпләрдә очрашып, батырлык дәресләрен үткәрәбез. Сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган хәрбиләрне эзләү турында сөйлибез. Төрле конферецияләргә әзерлек, гаилә тарихын язу кебек эшчәнлек алып барабыз.

 Хәзер, ишеткән булсагыз, патриотик тәрбиядә “һәрбер мәктәпкә – герой исеме” дигән яңа юнәлеш барлыкка килде, шул сәбәпле Казанда туган яисә шуннан хәрби хезмәткә чакырылган  каһарманнар турында китапны яңадан эшләдек. (Бөек Ватан сугышы каһарманнары гына түгел, монда Әфганстан, Чечня һ.б. сугышларда катнашканнар да бар). Китапка 241 очерк кертелде. Татарстан буенча да Геройлар китабы әзерләнә.  

- “Кар десанты”н сез Ленинград өлкәсеннән башлап җибәргәнсез, гел шунда барасыз. Ни өчен нәкъ шушы җирләр? Татарстан солдатлары анда күбрәк кырылгангамы?

- Юк, алай гына түгел. Экспедицияләр сугыш узган барлык төбәкләргә дә юл тота. Быел, мәсәлән, Волгоград өлкәсенә, безнең 146нчы дивизия эзләреннән Калуга һәм Псков өлкәләренә китәчәкләр. Билгеле, Кырымга һәм Севастопольгә барачаклар. 

Шәхсән үзем студент чагымда, эзтабарлык эшенә керешкәндә (ә миңа кадәр Татарстаннан экспедицияләргә беркем йөрмәгән, 1981 елда әле бу берәүнең дә башына да кереп карамаган) Рафаэль Мостафинның “Герой-шагыйрь эзләреннән” китабын укыган идем. Иптәшләребез белән Муса Җәлил эзләре буйлап чыгып киттек! Без фәкать шушы җирләрне карап йөрербез, штаб машинасын фотога төшерербез, дигән идек. Баксаң, ул штаб машинасы тирәсендә кешеләр ята икән, кызылармиячеләр... Муса Җәлил дә нәкъ шулай ук яткан булыр иде, бәлки – әсирлеккә эләкмәгән булса... Шуннан соң иптәшләр гел шунда йөрде – мин саулыгым аркасында хәзер бара алмыйм, ә алар инде быел да Ленинград өлкәсенә, Волхов фронты һәлак булган җирләргә чыгып китте. 1981 елга кадәр, без барып эзләнә башлаганчы бөтен ил “анда власовчылар ята”, дип исәпләде. 1987 елның 27 сентябрендә “Комсомольская правда” газетасында, командующие хаин булса да, армия бирелмәде, дип язып чыктым. Советлар Союзының барлык республикаларыннан 3 миллион хат килде! Хатларда кешеләр, аларның һәлак булган кардәшләрен фашист әсирлегенә Власов тапшырды, дип ачынып яза иде. Шунысы гаҗәп, әсирлеккә 41-42нче елларда ук, мәсәлән, Сталинград тирәсендә төшкәннәр дә “власовчылар” дип келәймәләнгән. Нинди катнашы бар монда Власовның?! Хакыйкатьне ачыклыйсы килә иде. Аҗимушкайда (Кырым), Керчьтә, Мамай курганы артында казындык... Кая гына бармадык. Монда, Идел ярында гражданнар сугышы узган эзләрдән 9 кешене таптык. 1918нче елларда Троцкий аттырган аларны... Кайда гына эзләнсәң дә, һәлак булганнар бөтен ил буйлап ята.

- Кайдан казырга икәнен ничек шулай төгәл беләсез? Эзтабар эшенең “технологиясе”н бераз ачып бирсәгезче.

Башта без конкрет полкның яу картасын (карта боевых действий) карыйбыз. Карталарда һәрбер окопның кайда урнашканлыгы төгәл күрсәтелгән. Окоп урыннары һаман сакланган. Хәтта аларны туфрак күмеп китсә дә, җир капшагыч барыбер шунда төртелә бит! Интернет технологияләре ярдәмендә “теге” заманнар картасын бүгенге картага куеп тәңгәлләштереп була. Туп-туры шул окопка киләсең дә чыгасың. Ни өчен эзтабарлар язын кар бетү белән экспедициягә китеп бара? Чөнки үлән капламаган җирдә окоплар уч төбендәгедәй ярылып ята. Картаны өйрәнгәннән соң, монда фәләненче дивизиянең фәләненче полкы сугышканны белеп, өч хәреф тырнап язылган гап-гади котелок кына тапсак та, шушы җирдә ятып калган сугышчының кем икәнлеген ачыклый алабыз. Күпчелек очракта. Ике генә хәреф булса –анысы фамилия белән исем генә – буталчык килеп чыгарга мөмкин. Ә фамилиясе, исеме, әтисе исеменең баш хәрефләре булганда, хәзерге архивлардан белешеп, солдатның кемлеген “исәпли”алабыз. 80 проценттан артык очракта мин моның дөреслегенә шикләнмичә әйтә алам. Дөрес, медальон тапсаң, яхшырак та бит. Ләкин әле ул медальон эченнән чыккан кәгазь кисәгендә ни язылганны укыйсы бар. Бик аңлаешлы, дигәндә дә, күпчелек очракта анда фамилиядән кала берни булмый. Узган җәйдә табылган шундый бер медальон язуын хәзер укый алдылар. Ләкин анда фамилиясе һәм полкы гына күрсәтелгән, адресы юк. Барлык мәгълүматлары да язылган булса, шундук сугышчының туганнарын табып, аларга хәбәр итәбез. Күптән тугел шулай бер Мордовия татарын таптык, язуы буенча, нәселдәшләре белән элемтәгә кердек. Сеңлесе килеп, җәсәден үзләренә алып кайтып җирләргә теләде.Тик, кызганыч, берничә кеше яткан кабердән конкрет кеше сөякләрен аралап алып булмады.

- Мәсәлән, мин дә үз белдегем белән, үз командамны туплап, эзтабарлык эшенә керешергә уйладым, ди. Ул хезмәткә акча түләнмәгәнен беләм, (Сезнең очракта ул хезмәт әле саулыкка да зарар салган) болай, идея өчен генә – йә экспедициягә чыгып китәм, йә архивта “казынырга” керешәм... Миндәй тәҗрибәсез, белемсез эзтабарлар берәр төрле нәтиҗәгә ирешә аламы?

- Әйе, эзтабарлар эшенә волонтёрлар да тәвәккәлли. Мәскәүдә яшәүче диаспора вәкилләре электрон архивлар буенча Татарстаннан сугышка алынып, Мәскәү өлкәсендә һәлак булган хәрбиләрне эзләде. Алар ике меңгә якын фамилия тапкан. Бу бик күп түгел. Бөгелмәдә формалашкан 352нче дивизиядә генә дә 10 мең кеше булган, дивизия тулысынча диярлек яу кырында ятып калган ич! Мәскәү тирәсендә тагын меңләгән кеше ятып калган, хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Аларны, әлбәттә, эзләргә кирәк. Рәхмәт Мәскәү егетләренә, үз теләкләре белән буш вакытларында эзләнгәннәр, китап чыгарганнар, миңа да бүләк итеп тапшырдылар. Ләкин һәвәскәрләр бу эшне профессиональ дәрәҗәдә башкара алмый, нәтиҗәдә, сугышчылар турындагы мәгълүматның биштән бере генә табылган. Шул сәбәптән, эзтабарлык белән профессиональ дәрәҗәдә, бу өлкәдә азмы-күпме тәҗрибәсе булганнар шөгыльләнсен. Һәм ул эшчәнлекне дәүләт финансларга тиеш!  

 

Рузия Сафиуллина

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: уку

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев