-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Балалар пособиеләре икеләтә артачак
Владимир Путин балалар пособиеләрен икеләтә арттыру турындагы канунга кул куйды.
Документ рәсми порталда дүшәмбе, 8 июньдә бастырылган.
Документ тексты нигезендә, бала карау буенча айлык минималь пособие хәзер беренче балага 1500 урынына 6752 сум һәм аннан соңгы һәр бала өчен 3000 сум тәшкил итәргә тиеш.
Пособиеләрнең максималь күләме шулай ук 6000 дән 13504 кә кадәр арткан.
Сүз уңаеннан, Русиядә эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга арттырачаклар. Бу хакта документта "2020 елның 1 маеннан эшсезлек буенча пособиенең минималь күләмен өч айга 4 500 сумга кадәр арттырырга", - диеп язылган. Дәүләт башлыгы йөкләмәләр исемлеген 27 майда хезмәт базарындагы вазгыять уңаеннан үткәрелгән киңәшмә нәтиҗәләре буенча раслаган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз