-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
БЕРЕНЧЕ ОНЛАЙН-МӘДРӘСӘ ХАЛЫКТА ПОПУЛЯРЛАША АЛЫРМЫ? Татарстан мөфтияте һәм аның карамагында эшләүче “Хозур” нәшрият йорты моңарчы тиңе булмаган зур яңа проект – татар телендә беренче онлайн-мәдрәсә гамәлгә ашырды.
-
СӨЙЛӘМ ГЕНЕРАЛЛАРЫ БАРЛАНА «Tatar сүзе» бәйгесенең жюри әгъзалары конкурска килгән 4000гә якын язманың әлегә 1200енә бәя бирергә өлгерде. Жюри утырышлары Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә уза, жюри төркемнәргә бүленеп эшли.
-
ЧИРМЕШӘН АВЫЛЫ ТУРЫНДА ЯҢА КИТАП Чирмешән районы авыл тарихлары турында китаплар даими басылып тора. Чираттагысы Кармыш авылына багышлана. Аның авторы Дамир Таҗиев.
-
МИЛЛИ ШУРА ӘГЪЗАЛАРЫ ҖИДЕ ЭШЧЕ ТӨРКЕМГӘ ТУПЛАНЫП ЭШЛӘЯЧӘК Милли шура утырышлары айга бер тапкыр үткәреләчәк. Һәрбеш эшче төркем үз юнәлеше буенча хисап тотачак.
-
ИЛШАТ РӘХИМБАЙ ТАТАР ГӨНАҺЛАРЫ ТЕМАСЫНА СӨЙЛӘШЕРГӘ ОМТЫЛА Илшат видеолар хакында фикер алышу һәм аларга бирелгән бәяне үз иҗат җимешләренең төп нәтиҗәсе дип саный.
-
ЙОЛДЫЗНАМӘ (19-24 гыйнвар) Узган ел башлаган эшләрегезне уңышлы тәмамлаячаксыз. Бу атнада игътибарны гаиләгә юнәлтү яхшырак. Вакытыгызны үзегезгә һәм балаларыгызга багышларга тырышыгыз. Барчагызга да уңышлы эш атналары!
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
Балалар темасына соравың бармы? Мөрәҗәгать ит!
Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, ТР Юстиция министрлыгы белән берлектә, балалар хокуклары буенча хокукый ярдәм көне үткәрә.
“Балалар мәсьәләсе” дип аталган әлеге чара 2016 елдан бирле, балалар хокукларын яклау формасы буларак һәм гражданнарга балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклауда мәгълүмат бирү максатында уздырыла.
Әлеге проектка балалар белән эшләүче министрлыклар, ведомстволар, хокук яклау һәм тикшерү-күзәтчелек органнары да җәлеп ителә. Хокукый ярдәм көннәре кысаларында гражданнарга балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча барлык мәсьәләләрдә 20дән артык ведомство вәкилләренең консультациясен, аңлатмасын, ярдәмен алу мөмкинлеге тудырыла.
“Балалар мәсьәләсе” хокукый ярдәм көнендә түбәндәге министрлык һәм ведомство вәкилләре катнаша:
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе;
Татарстан Республикасы Прокуратурасы;
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы;
Татарстан Республикасы Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы;
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы;
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы;
Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль мәсьәләләр министрлыгы;
Татарстан Республикасы буенча суд приставлары хезмәте идарәсе;
Татарстан Республикасы буенча медицина-социаль яклау экспертизасы Баш идарәсе;
ТР Адвокат палатасы;
ТР Нотариаль палатасы;
Социаль иминиятләштерү фондының ТР бүлекчәсе;
ТР Дәүләт торак инспекциясе;
ТР буенча РФ Пенсия фонды бүлекчәсе.
Консультацияләргә алдан язылу таләп ителми.
“Балалар мәсьәләсе” хокукый ярдәм көне 2019 елның 31 маенда Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында 9.00 дән 13.00 сәгатькәчә үткәрелә (Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57).
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз