-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Балалар тимер юлында җәйге сезон ачылды
Җәйге каникул башлану һәм халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Казанда олылар балалар күңелен төрлечә күрделәр. Тамашалар арасында иң зарыктырганы - балалар тимер юлында җәйге сезон ачылу булгандыр. Эссе көннәрдә җилләр белән ярыша-ярыша, урман эченнән сызылган тимер тасма буйлап зәңгәр поездда җилдерүдән рәхәтрәк тагын нәрсә булырга мөмкин?!
Балалар тимер юлы Казанның Залесный бистәсе белән Юдино янындагы Карьер күлен (Изумрудный) тоташтыра. Быел ул 12нче пассажир сезонын ачты. Балалар тимер юлының үзенчәлеге – ул гадәти рельслардан таррак, һәм аннан бик югары булмаган тизлектә бәләкәй генә дүрт вагонлы поезд “келтери”. Поездның машинистлары да, проводниклары да - җитештерү практикасын уза торган студентлар. Мәгълүм булганча, Залесныйда тимерьюлчылар техникумы эшли.
Бәйрәм тантаналы линейкадан башланды, анда Юдино мәктәпләренең өлкән сыйныф укучыларына яшь тимерьюлчылар таныклыклары тапшырылды. Бәйрәмне күңелле концерт программасы, конкурслар һәм аниматорлар чыгышлары дәвам итте. Бала-чага шатлыгына, ачылу көнендә 14 яшьтән кечерәк пассажирлар поездга бушлай утырды.
Балалар тимер юлы – Казанның истәлекле урыны, аны инде туристлар да үз итеп өлгерде. «Радуга» поезды көн саен дүрт рейс ясый: Залесныйдагы “Яшьләр” станциясеннән ул 10.00, 11.23, 14.15 һәм 15.38 сәгатьтә кузгалып китә. Карьер күленә кадәр юл дәвамы - ярты сәгать чамасы.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз