Логотип Идель
Яңалыклар

БАЛАЛЫ ГАИЛӘЛӘР МИЛЕК САТУДАН САЛЫМ ТҮЛӘМӘЯЧӘК

Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк. Әмма бер шарты бар: сатудан кергән акча әйбәтрәк яңа торак сатып алуга тотылырга тиеш.

Балалы гаиләләр күчемсез милек сатудан салым түләмәячәк. Әмма бер шарты бар: сатудан кергән акча әйбәтрәк яңа торак сатып алуга тотылырга тиеш.

Мондый законны Россия Президенты Владимир Путин имзалаган. Документ Хокукый мәгълүматлар рәсми порталында басылган.

Салым түләмәү өчен гаиләдә кимендә ике бала (балигъ булмаганнар һәм 24 яшькә кадәрге көндезге бүлектә укыган студентлар күздә тотыла) булырга тиеш. Сатудан керемгә салым түләүдән ата-аналар, шулай ук бер бала азат ителергә мөмкин.

Тагын бер шарт: яңа торакның искесен сатканнан соң бер ел эчендә сатып алынуы мөһим. Сатылган торакның кадастр бәясе 50 миллион сумнан артмаска, шулай ук аңа алмашка сатып алынганының кадастр бәясеннән кыйммәтрәк булмаска тиеш. Шул ук вакытта гаилә әгъзаларының торак сату вакытына башка торакка ия булмавы да мөһим.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев