Логотип Идель
Яңалыклар

Баланы өйдә тудыру модага әйләнде. Яхшымы бу, начармы?

Бер дус кызым беренче баласын бала тудыру йортында, икенчесен өйдә тапты. Дус кызым әйтүенә караганда, бу җир белән күк арасы булган!

Бер дус кызым беренче баласын бала тудыру йортында, икенчесен өйдә тапты. Дус кызым әйтүенә караганда, бу җир белән күк арасы булган! Беренчесендә ул дулкынланып, борчылып беткән, баланы озак тудырган, тапканнан соң озак дәваланган. Икенчесен махсус сөйләшеп, акушер чакыртып, өендә дөньяга китерергә булды ул. Табар алдыннан ванна кергән, ял иткән һәм шуңа, бала табу процессы да бик җайлы гына узган. Без өйдә табуның плюсларын һәм минусларын ачыкларга булдык.

Өйдә тудыруның иң зур кимчелеге: бала тапканда көтелмәгән хәл килеп чыгу мөмкинлеге. Кайвакыт хирург ярдәме дә кирәк булу ихтимал. Бала дөрес урнашмаган очрак­лар шактый еш күзәтелә. Өйдә тиешле диагностика җиһазы юк, шуңа ананың да, баланың да хәлен төгәл белеп булмый. Бер-бер хәл булса, бала тудыручы хатынны ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә алып бару шактый кыен.

Плюслар да бар. Кайберәүләр өйдә, таныш мохиттә бала табу психологик яктан хәлне җиңеләйтә, дип саный. Өйдә хатын-кыз үзен иреклерәк, иркенрәк тота, теләгән позаларга баса, таныш урында игътибарын туплау да җиңелрәк.

РФ законнары тарафыннан баланы өйдә тудыруга тыюлар булмаса да, табиблар бу модага әйләнеп барган күренешкә кискен тискәре карый. Бүгенге көндә бала тудыру йортлары яшь аналар өчен барлык кирәкле шартларны булдырырга тырыша. Хәзер медицина үзгәрде: бала тапканда, хастаханәдә хатыны янында ире тора ала, хатын-кыз ничек тели, шул рәвешле таба, җайлырак булса, басып тудырган очрак­лар да бар. Бала белән ананы да аермыйлар хәзер - табу белән, ана янында калдыралар.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев