Логотип Идель
Яңалыклар

«Бәллүр каләм - 2023» ияләре билгеле

Кичә Казанның «Сәйдәш» мәдәният йортында «Бәллүр каләм» журналистлар бәйгесенә нәтиҗә ясалды. Гран-при һәм өр-яңа машина иясе «Республика Татарстан» газетасының баш мөхәррире Александр Латышев булды.

Номинацияләрдә җиңүчеләр түбәндәгеләр:

«Журналистикага тугрылык өчен» номинациясе:

Вакыйф Нуриев, «Казан утлары» журналы баш мөхәррире урынбасары;
Рузилә Хәсәнова, «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» хәбәрчесе.

«Һөнәрендә иң яхшысы» номинациясе:

Зилә Мөбәрәкшина, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы, «Интертат» сайты, «Атна вакыйгалары» газетасы хәбәрчесе;
Зөфәр Дәүләтшин, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруының махсус хәбәрчесе.

«Мультимедияле редакция» номинациясе:

«Татарстан 24» телеканалы;
«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе.

«Иң яхшы район (шәһәр) редакциясе» номинациясе:

«Шәһри Казан» газетасы редакциясе;«Сарман» газетасы редакциясе.

«Туган тел» номинациясе:

Фәнил Мусин, «Якташлар» газетасы, Мари Эл Республикасы.

«Ел телеоператоры» номинациясе:

Андрей Ключников, «Яңа гасыр ТРК» АҖ, «Семь дней» тапшыруы телеоператор-куючысы.

«Ел фоторепортеры» номинациясе:

Михаил Захаров, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы фотохәбәрчесе.

«Нәтиҗәле эшләүче матбугат хезмәте» номинациясе:

Түбән Кама муниципаль районы матбугат хезмәте.

«Популяр блогер» номинациясе:

Илназ Габидуллин;
Алия Мәһдиева.

«Татарстан Республикасында цифрлаштыру елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе:

«Комсомольская правда» газетасы;
«Республика Татарстан» газетасы.

«Россия халыкларының мәдәни мирас елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе:

«Болгар радиосы»;
«Татарстан» ДТРК.

«Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча ММЧның иң яхшы редакциясе» махсус номинациясе:

«Дуслык» газетасы, Нурлат районы;
«Авангард» газетасы, Тәтеш районы.

«Ел медиа-шәхесе»:

Александр Шадриков, Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры.

 

, .

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев