Логотип Идель
Яңалыклар

Балтач батырларны көтә!

Шимбә көнне Балтачта янә көрәш бәйгесе узачак. Батырлар төбәгенә үз яшьлекләре арасында да, инде зурлар арасында да уңышка ирешкән көрәшчеләр булачак.

Шимбә көнне Балтачта янә көрәш бәйгесе узачак. Батырлар төбәгенә үз яшьлекләре арасында да, инде зурлар арасында да уңышка ирешкән көрәшчеләр киләчәк.

Моннан берничә ел элек кенә әле 19-21 яшьлек егетләр өчен аерым турнир уздырылмый иде. Шул вакытта күп кенә тренерларның да, көрәш функционерларының да көрәшче егетләр өчен бик мөһим яшь бу, дигәннәрен хәтерлим. Күпләр әле ир-егетләр арасына кереп китә алмый, сына, ватыла, ахыр чиктә, көрәштән читләшә башлый. Димәк, бәйгенең актуальлеге дә сорау уятмый.

Әлеге ярыш икенче ел рәттән Балтачта уздырыла. Балтач - ул, әлбәттә, батырлар, көрәшчеләр төбәге. Биредә милли спортыбызны, аның үзенчәлекләрен беләлән, санлыйлар, зурлыйлар. Оештыру ягыннан да былтыр артык сораулар тумады кебек. Быелгы бәйге дә югары дәрәҗәдә, зур оешканлык белән үтәр дип фаразлыйбыз.

Җомга көнне теркәлү һәм үлчәнү процедурасы узса, көрәш шимбә көнне үтәчәк. Барыгызны да Балтачта көтеп калабыз.

Әлегә исә узган елгы нәтиҗәләр белән танышыйк:

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: көрәш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев