Логотип Идель
Яңалыклар

Балтач, Теләче, Арча, Кукмара батырлары Тимершыкта көрәште

Саба районының Тимершык авылы  үзенең көчле көрәшчеләре белән билгеле. 1970 елда туган Идүс Сафин да шуларның берсе була.

Саба районының Тимершык авылы  үзенең көчле көрәшчеләре белән билгеле. 1970 елда туган Идүс Сафин да шуларның берсе була.

Ул 1996-1998 елларда авыл Сабантуенда 70 килограммга кадәрге үлчәүдә батыр кала. Ике меңенче елларда Миңгәр авылы Сабантуйлары җиңүче булып таныла. 2006 елның 10 февралендә, ике кызын, хатынын калдырып, якты дөньядан вакытсыз китеп бара.

Авылдашлары Идүсне онытмый. 2016 елдан алып аның истәлегенә багышланган көрәш турниры үткәрелә, ярышны оештыруга  яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, яшьтәшләре, көрәшчеләр матди булышлык  күрсәтә. Турнирга нигез салучы һәм төп спонсор – шәхси эшмәкәр Дамир Исмәгыйлов. Инде әлеге искә алу чарасы турында Сабада гына түгел, тирә-як районнарда  да белеп өлгерделәр. Быел Тимершык мәдәният  йортында 4нче тапкыр  үткәрелүче  ярышка Арча, Балтач, Кукмара,  Балык Бистәсе, Әтнә, Биектау, Теләче авылларыннан 75ләп көрәшче килгән иде. Келәмдә кичке 5тә башланып киткән бил алышу төгәлләнгәндә төн уртасы җитеп килә иде инде. Әмма тамашачылар саны  аңа карап кимемәде. Яше-карты киеренке  көрәш, финалда бигрәк тә  авыр үлчәүдә Эдуард Җәләлиев белән Радик Сафинның, бертуган Дилюс һәм Данис Закировларның тирләп-пешеп беренчелек өчен тартышканнарын күзәтте. Күрше районнардан да көчлеләр  килгән иде. Әйтик, 75 килограммга кадәрге үлчәүдә Саба көрәшчеләре финалга бөтенләй чыга алмады. Җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә ачыкланды:

65 кг. 1.Ришат Мөбарәков (Саба), 2.Фәнис Гәрәев (Мамалай), 3.Булат Шәйхетдинов (Кукмара).

75 кг. 1.Инсаф Тимергалиев  (Кукмара),  2. Фәннур Латыйпов (Балтач), 3.Мөхәммәт Хәбибуллин (Теләче), 

85 кг. 1.Илназ Зарипов (Керәнне), 2.Рамил Буйников (Теләче), 3.Илназ Михайлов  (Тимершык), 

100 кг.га  кадәр.  1.Данис Закиров, 2. Дилюс Закиров (Югары Симет), 3. Илшат Идиятов (Арча),

100 кг. артык  үлчәүдә. Радик  Сафин (Саба), Эдуард Җәләлиев (Тимершык), 3. Хаҗинур Зәйнуллин (Тимершык).

 Аларны спонсор Дамир Исмәгыйлов, Тимершык  авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев, яшьләр эшләре һәм  спорт  бүлеге башлыгы Ирек Гарипов бүләкләде. Баш батырларга медальлар, акчалата приздан тыш, Идүс Сафинның фотосурәте куелган статуэтка да бирелде.

Турнир барышында тамашачылар арасында лотерея уены да үткәрелде. Бәхетле билет – электр иттарткычы,  мультиварка, триммер хуҗалары  ачыкланды, дип яза saby-rt.ru

Ярыштан фотоларны биредә карарга мөмкин: "Саба таңнары"

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев