-
КҮРДЕГЕЗМЕ: Рөстәм Миңнеханов - танылган фильмнар постерында 1 мартта республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов туган көнен билгеләп үтә.
-
«Яшь килен» проекты ике форматта үткәреләчәк Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында ТР Диния нәзарәте мөселман яшьләре арасында зур популярлык казанган «Яшь килен» проекты яңа дүртенче агымын башлап җибәрә.
-
ҖЫЛЫТА (ниһаять!) Иртәгә, 2 мартта Татарстанга җылы һава торышы кайтачак.
-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
Ир-атның гәүдәсе хатын-кызның коесы төбендә табылган Олы яшьтәге хатын-кыз 36 яшьлек улының гәүдәсен табып алган.
-
13 яшьлек көрәшче малай бер ай комада ята... Хәзер Ефим исемле бу малайны Республика клиник балалар хастаханәсенә күчергәннәр.
-
Абыйлы-энеле ике малай Идел елгасында батып үлгән Мәрхүм балаларның мәтеләрен водолазлар эзли.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
Балтачта көрәш сезонын дөнья чемпионы авылында ачтылар

Әйе, Арбор көрәше белән чирек гасыр вакыт узып та киткән. Югыйсә, әле генә башлаганбыз кебек заманында районыбызда данлыклы “Ударник” күмәк хуҗалыгы призына балалар арасындагы татарча көрәш ярышларын... Аннан соң күпме сулар аккан, күпме узгәрешләр булган, күпме батырлар чыккан икән. Менә инде исеме дә үзгәргән, бүгенге көндә “Арбор” җәмгыяте призына дип аталучы ярышларыбызның 25 еллыгын да зур итеп уздырдык.
Үзенең батырлары белән дан тоткан Арбор авылында ел да без традиция буенча көрәш сезоныбызны ачып җибәрәбез. Ни дисәң дә, Арборны республикага гына тугел бөтен дөньяга таныткан бертуган Хәйретдиновлар авылы бит. Үзләренең тырышлыгы белән, остазлары Атказанган тренер Дамир Гөбәйдуллин кул астында шөгыльләнеп, шушы көрәштә чыныгу алган Айдар дөнья чемпионы булып, халыкара класслы спорт остасы дәрәҗәсенә җитте. Ринатыбыз исә Татарстанның атказанган спорт остасы булып танылды. Инде шушы көрәштә аларның уллары бил алыша башлады. Менә бит тарих ничек дәвам итә. Билгеле, бу өлкәдә, җирле җитәкченең дә тынгысыз хезмәтен искә алмый мөмкин тугел. “Нишләп, Арборда көрәш тукталсын. Кара, ничек итеп зурлыйлар алар балаларны. Ел да яшь көрәшчеләр арасында нәтиҗә ясап /бу нәтиҗә буенча баланың ел буе тренировкаларга йөрүе, ярышларда катнашуы, призлы урыннар яулавы исәпкә алына. - Н,С,/ җәмгыять тарафыннан җиңүчегә сәпид тапшырыла. Стимул бар бит”, - дип кушыла әнгәмәбезгә районның баш тренеры, атказанган спорт остасы Ранил Габдрахманов. Быел бу олы буләккә Кәрим Гарипов лаек булды. Буләкне алганда залның нинди көчле алкышларга күмелгәнен курсәгез сез...
Менә шундый югары “нота”да башланып китә безнең бу ярышларыбыз. Матур көрәш курдек. Малайларыбызнын бер-берсенен хәл-әхвәлләрен сорашулары, Сабантуйлардагы җиңүләре турында белешүләре – бәйгенең иң истәлекле минутлары булгандыр.
Аннан келәмнәребездә көрәш кызды. Җәй буе җыйган көчләрен байтак чыгарырга туры килде малайларыбызга. 2001 елда һәм аннан соңгы елларда туган егетләребез арасында җиңүчеләр булып түбәндәгеләр танылды.
36 килограмм үлчәү авырлыгында 1.Фәнзил Кәбиров 2.Кәрим Гарипов/икесе дә Арбордан/ 3.Фәһим Мөхәммәдиев/Смәел/. 40 кг.да 1.Ленар Әүхәдиев/Бөрбаш/ 2.Газинур Гарипов/Смәел/ 3.Дмитрий Никифоров/Чепья/. 45 кг.да 1.Рүзәл Гарәфетдинов/Пыжмара/ 2.Әлфис Галимов/Бөрбаш/ 3.Әмир Гыйльмуллин/гимназия/ 50 кг.да 1.Нияз Әскәров/Арбор/ 2.Никита Михайлов/Куныр/ 3.Фирдүс Зиннәтуллин/Смәел/ 55 кг.да 1.Руфин Афанасьев/Чепья/ 2.Булат Яруллин/Яңгул/ 3.Ранил Әүхәдиев/Бөрбаш/ 60 кг.да 1.Кәрим Ногманов/Арбор/ 2.Рәшит Бариев/Салавыч/ Ислам Сәләхов/Норма/ 65 кг.да 1.Әдел Фазылҗанов/Норма/ 2.Тимур Зайцев/Смәел/ 3.Айнур Кәлимуллин/Яңгул/ 70 кг.да 1.Алмаз Гыйльметдинов/Арбор/ 2.Илгизәр Галимуллин/Смәел/ 3.Рәсүл Дәүләтшин/Куныр/. 75 кг.да 1.Рәниф Камалов/Чепья/ 2.Андрей Кожевников/Кече Лызи/ 3.Фәнис Гафиуллин/Арбор/ 85 кг.да 1.Ранил Әшрәпов/Яңгул/ 2.Ранил Бариев/Норма/бу үлчәу авырлыгында ике көрәшче генә бил алышты Н.С./ Югары үлчәүдә 1.Инсаф Шәрифҗанов/Норма/. 2.Рөстәм Низамов/Арбор/ №.Ранил Габнасыйров/Норма/.
Команда беренчелегенә килсәк, нормалыларның беренче урынга чыгуында көрәш башыннан ук берәүдә дә шик юк иде. Келәм хуҗаларының икенче урынга чыгуы бәйгене оештыручыларнын үзләре өчен зур шатлык булды. Смәел көрәшчеләре бу юлы өченче урын белән канәгәтьләнделәр.
Инде бүләкләргә килсәк, җиңүчеләребез акчалата бүләкләр, юбилей елына багышлап эшләнгән медальләр, ярышны оештыруга көче кергән барлык хөкемдарлар истәлек статуэткалары белән кайтып киттеләр. Ә без уз чиратыбызда җәмгыять директоры Хәмит Баязитовка, мәктәп дирекциясенә олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.
Нурзада Сәмигуллин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз