-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
«ТУФАН САМАВЫРЫ»НЫҢ ЧИРАТТАГЫ ЧЫГАРЫЛЫШЫНДА БУЛАТ ИБРАҺИМОВ БЕЛӘН СӨЙЛӘШӘЧӘКБЕЗ Туры эфир безнең инстаграм биттә алып барылачак.
-
Сәмрух» премиясе җиңүчеләре кемнәр? 24 февраль көнне урамда үтә нык салкын булуга карамастан «Пирамида» мәдәни-күңел ачу үзәгендә кызу иде! Чөнки, ниһаять, 2020 елның иң яхшы әйдаманы һәм сәлкеше билгеле булды. Ул гына да түгел, «Сәмрух – 2020» Республикакүләм сәләтле балалар һәм яшьләр премиясе тагын 13 номинация җиңүчесен игълан итте.
-
58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә ут төрткән... Красноярск өлкәсендә 58 яшьлек ир-ат сөяркәсенә спирт сипкән һәм шырпы яндырып, ут төрткән.
-
Айваз Садыров кызына нинди исем кушкан? Кызына нинди исем кушканнарын да белдек!
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
Барыбер ясатырга кирәк
Россия буенча гриппка каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Әлегә грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны кискен дәрәҗәгә җитмәсә дә, 7 меңнән артык кеше чирләргә өлгергән инде.
Грипп – һава аша йога торган вируслы авыруларның иң куркынычы. Аннан хроник авырулар баш калкыта, авыру якыннарын, хезмәттәшләрен зарарлый, дәвалану өстәмә чыгымнар таләп итә. Авырып ятып планнар да өзелә. Иң хәтәре – кеше үлеп китәргә дә мөмкин.
Грипптан саклануның иң нәтиҗәле ысулы – вакцинация ясату дип, белдерә табиблар. Бүген бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев сөйләде.
Гриппка каршы вакцинация кампаниясе өч ай – сентябрьдән башлап ноябрьне кертеп дәвам итәчәк. Шушы чорда 2 млн чамасы кешегә прививка ясарга планлаштыралар. Вакцинацияне поликлиникаларда, эш урыннарында, хәтта метро станцияләре янында да узып булачак. Вакцинаның беренче партиясе Татарстанга кайткан инде. Иммунитет барлыкка килсен өчен аны грипп кизүе башланырга берничә атна алдан ясатырга киңәш ителә. Ә инде иммунитеты зәгыйфьләнгән кешеләргә моның өчен 1-1,5 ай таләп ителә. Прививка ясаттым да грипп белән авырмаячакмын дип уйлау да ялгыш фикер. “Ел саен гаилә белән прививка ясатабыз. Йөкле вакытта да ясаттым. Вакцинаның зарары юк. Әйе, прививка йөз процент грипптан саклый дип әйтә алмыйбыз. Әмма авырган очракта да, вакцинация тәэсирендә чир җиңелрәк формада үтәчәк”, – диде Марина Патяшина.
Авырмас өчен, иң яхшысы, күп халык җыелган урыннарга бармаска, кулларны һәрдаим сабынлап юарга, гаджет, телефон, клавиатура, ишек тоткалары һ.б. чиста тотарга, өйдәге тузанны дымлы чүпрәк белән сөртергә, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга, С витаминына бай ризыклар ашарга кирәк. Тәм температурасы кисәк 38 градуска кадәр күтәрелә, баш, мускуллар, тамак авырта, ютәл, томау барлыкка килә икән, дәваланырга, эшкә бармаска, балаларны бакча һәм мәктәпкә җибәрмәскә киңәш ителә. Шулай ук үз белдегең белән дәваланмау хәерле, белгеч чакыртырга кирәк.
Фото:pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз