-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
“КИТАП” РАДИОСЫ – МИЛЛИ РАДИО Ишеттегезме әле, “Китап” радиосы FM 98,6 МГц ешлыгында яңгрый башлады. Милли моң, милли әдәбиятны пропагандалауга юнәтелгән радио Татарстан Президенты ярдәме белән тормышка ашырылды.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
-
ҖАНИСӘП ТУРЫНДА СӨЙЛӘШИК – 2 Гөлсинә Кәбирова – 2021 елгы Бөтенрусия халык санын алу кампаниясенең иң беренче җанисәпчеләреннән берсе. Аның участогы – Төмән өлкәсе Тубыл районы Ачира һәм Изәмәт авыллары. Бер авыл икенчесеннән 25 км ераклыкта урнашкан, тик монда бу зур ара саналмый.
Барысы да сөйли, ләкин берни аңлашылмый: Нәрсә ул Тукай юлы?
Бөек шагыйребез Габдулла Тукай кыска гына булса да шактый авыр һәм кызыклы гомер яшәгән. Аның тормышы турында ничә китап чыгарылды инде. Ләкин Тукай узган юлларны үз күзләрең белән күрү ул бөтенләй башка нәрсә. Гади итеп әйтсәк - Тукай юлы ул туристик маршрут. Тукай юлыннан узучылар, шагыйрь яшәгән, үскән, зур-зур эшләр корган, хәл җыеп күккә карап яткан урыннарны узачак.
Бу юлдан ничек узарга соң?
29 июнь көнне иртәнге сәгать 10да Арча тимер юлы станциясе мәйданында яңа туристик маршрут рәсми рәвештә ачылачак. Чарага бөтен теләгән кеше килә ала. Оештыручылар татар авылы мәдәнияте һәм көнкүреше белән кызыксынучыларны, сәламәт яшәү рәвешен алып баручыларны көтеп калалар.
Әлегә яңа маршрутның беренче өлеше генә ачыла. 29 июнь көнне чарада катнашучылар Арчадан Яңа Кырлайга юл тотачак. Киләчәктә исә маршрутта кунак йортлары, татар авылларының көнкүреше белән танышу өчен махсус мәйданчыклар, атларда йөрү мөмкинлеге булдырылачак, ди проектны оештыручылар.
“Бу проект дәүләтнеке түгел, аны беркем дә финансламый. Ул бары тик татар халкының тарихын, көнкүрешен, мәдәниятен күрсәтергә, танытырга, саклап калырга теләп оешкан кешеләрнең уртак проекты”, - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, “Тукай юлы” проекты оештыру комитеты рәисе Римма Ратникова.
“Мондый маршрут төзү идеясе миңа дөнья тирәли сәфәрем барышында килде, - дип аңлатты идея авторы, Татарстанның Велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев. – Дөньяда бит җәяүлеләр маршрутлары бик күп. Ә бездә алар юк дәрәҗәдә. Шуңа минем мондый юлны Россиядә дә булдырасы килде. Мин аны әниемнең туган ягы – Арчада эшләргә булдым”.
Ике ел эчендә бу проектны 40ка якын кеше эшләде. Мәсәлән, Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының 3 курс студенты Гадел Мөхәммәтшин аның логотибын, дизайнын булдырды. “Логотипны ясар алдыннан Тукайның күп кенә әсәрләрен укып чыктым. Шуннан соң гына “Кәҗә белән сарык” әкиятендә тукталып, логотипта аның төп геройларын кулланырга булдым”, - диде Гадел Мөхәммәтшин.
Проектның үз сайты да бар. Аны “Белем.ру” порталы җитәкчесе Раил Гатауллин эшләгән. Яңа маршрут, аңа бәйле яңалыклар, кызыклы фактлар белән танышырга теләүчеләр бу хакта тулырак tuqay-yuli.ru сайтында укый ала.
Рәсем: Руслан Ибраһим
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз