Логотип Идель
Яңалыклар

БАШКА ХАЛЫКЛАР НИЧЕК БИИ? ФИЛАРМОНИЯДӘ КҮРСӘТӘЧӘКЛӘР!

Бүген 19.00 сәгатьтә ансамбльнең Ютуб-каналында "Дөнья халыклары биюләре" дип аталган онлайн-концерт күрсәтеләчәк.

Бүген 19.00 сәгатьтә ансамбльнең Ютуб-каналында "Дөнья халыклары биюләре" дип аталган онлайн-концерт күрсәтеләчәк.

Казан филармониясенең иҗат коллективларының берсе «Казан» бию ансамбле тамашачыларын күпкырлы репертуары һәм кызыклы видеоматериаллары белән сөендереп тора. Татарстан Республикасының Халык артисты, Казан шәһәр филармониясе, «Казан» бию ансамбле һәм аның каршында булдырылган балалар студиясенең сәнгать җитәкчесе Чулпан Закирова да күпләргә таныш. 

Белешмә өчен:
«Казан» бию ансамбленә 1997 елда нигез салына. Оештыручылар күзаллавынча, хореографик труппа эшчәнлегенең мәгънәсе бию генә түгел, ә югары миссия, аның максаты – тамашачыларга татар халкы көнкүрешенең кызыклы яклары, гореф-гадәте, традицияләре турында сөйләү, халыкның рухи байлыгын, бию, музыка, вокал, театр, мода, шигърият кебек сәнгатьнең берничә төрен берләштереп, заманның күпкырлылыгын һәм көчен чагылдыру.
Коллективның нигезен балетның югары профессиональ труппасы тәшкил итә – алар Россиянең хореография училищелары һәм Мәдәният институтларында белем алган белгечләр. Хәзерге вакытта ансамбльдә 50 дән артык балет артисты һәм 18 оркестр артисты эшли. «Казан» бию ансамбле Идел буенда берьюлы өч юнәлештә (фолк, степ һәм модерн) эшләүче бердәнбер труппа. Әлеге юнәлешләр үзара бик уңышлы ярашып тора.
Биюләрне сәхнәгә кую өчен Россиянең барлык өлкәләреннән балетмейстерлар чакырыла. Мәсәлән, Пятницкий исемендәге Академия хоры балетмейстерлары, «Кырым», «Абхазия», «Лезгинка» Дәүләт ансамбльләренең баш балетмейстерлары.
Ансамбльнең театраль костюмнары да югары дәрәҗәдә эшләнелгән. Алар өрфиядәй нәфис, төсләрнең ярашуы, затлылыгы белән күз явын ала. Чын күн, парча, ефәк һәм затлы мех, традицион милли зәркән бизәнү эшләнмәләрендә тарихилык чагылышы, шул ук вакытта, үз-үзебезгә һәм барлык дөньяга чал тарихыбызны һәм хәзерге вакытта аның асылын аңлавыбыз турындагы идеяне тормышка ашырудагы сәхнә кануннарына буйсынып, чама хисе турында да онытылмаган.
Ансамбль Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә уңышлы чыгыш ясый. Коллектив Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан Республикасын халыкара мәйданда тәкъдим итә, дөньяның төрле почмакларында яшәгән милләттәшләребез белән очрашуларда еш катнаша. Коллектив Мальта, Тайвань, Испания, Малайзия, Тунис, Төркия, Италия, Греция, Австралия, Франция һәм башка илләрдә иҗади сәфәр белән килде һәм һәрчак тамашачылар алкышына күмелде. 
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев