-
«Черек күл»дә «Мәдәни чәршәмбе»: акустик дуэт тыңларга һәм кофе ярдәмендә картина ясарга чакыралар Казанның җәмәгать киңлекләрендә «Мәдәни чәршәмбе» проекты дәвам итә. Чираттагы чара бүген «Черек күл» паркында узачак.
-
"Зәкят" хәйрия фонды һәм Казан мәчетләре корбанлыкларга гаризалар кабул итә Мөселманнар өчен зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәме якынлаша. Быел Корбан гаете 9 июльгә туры килә. Мөселманнар Аллаһы Тәгаләнең изге әмерен – тугрылыкны, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтен, буйсынучанлыкны гәүдәләндерүче корбан чалу йоласын үтәячәк.
-
Россиядә чүп-чарны сортларга аерып җыю мәҗбүри булачак Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта икенчел ресурслар белән эш итү турындагы закон кабул итте. Ул гражданнарны икенчел чималны аерым җыярга, ә компанияләрне мондый ресурсларны утильләштерү белән шөгыльләнергә мәҗбүр итәчәк.
-
Әнкарада Гаяз Исхакыйның кызы, профессор Сәгадәт Чагатай искә алынды Танылган язучы Гаяз Исхакыйның кызына багышланган очрашуны “Гаяз-Таһир-Төркистан- Идел-Урал” вакфы белән берлектә язучы, журналист Роза Корбан оештырды.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Башкалабызда “Чәчәк фестивале - 2019” бишенче тапкыр старт алды.
Казанда Әкият курчак театры каршындагы мәйданда “Чәчәк фестивале - 2019” бишенче тапкыр старт алды. Фестивальның быелгы темасы – “Җәйнең матур буяулары” дип атала .
Конкурс шартлары буенча, узган ел эшләнгән композицияләр мәйданчык территориясендә калдырылды, ә 2018 елның көзендә ясалган элементлар яңадан торгызылды. Быел фестивальдә барлыгы 15 катнашучы бар. Хәзерге вакытта 23 мең кв.метр мәйданда 32 композиция урнаштырылган. Аларны ландшафт фирмалары, үсемлекләр питомниклары, ТКХ предприятиеләре, төзелеш һәм сәүдә комплекслары хезмәткәрләре булдырды. Композицияләр чәчәкләрдән, декоратив агачлардан, куаклардан, арт-объектлардан, декор элементларыннан һәм матур чәчәкләрдән эшләнгән.
- Чәчәк фестивале – Казанның масштаблы проектының бер өлеше генә, аның кысаларында төрле оешмалар һәм шәһәрлеләр бина фасадларын, якын-тирә һәм ишегалды территорияләрен, Казанның палисадникларын чәчәкләр белән бизиләр. Конкурста катнашырга теләүчеләргә 30 августка кадәр объектларының урнашу адресын, контакт мәгълүматларын, объектның фотосурәтләрен күрсәтеп гариза тапшырырга кирәк. Гаризаны сайтта теркәргә кирәк. Сайт: flowers.kzn.ru. Катнашучыларны халык тавыш бирү юлы белән бәялиячәк, - дип сөйләде тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев.
"Чәчәк ата торган Казан” кысаларында шулай ук шәһәр мохитенең иң яхшы фотографиясе өчен конкурс үткәреләчәк. Җиңүчене көзгеле фотоаппарат белән бүләкләячәкләр, ә иң яхшы фотоларны ТАССРның йөз еллыгына багышланган юбилей альбомында урнаштырачаклар.
Фестивальнең нәтиҗәләрен 1 сентябрьдә ясаячаклар, ул вакытка кадәр һәр чәршәмбе көнне театр янында концертлар, төрле мастер-класслар һәм шигъри укулар үткәреләчәк.
Ибәтуллина Илүзә
Фото: Лилия Солнечная
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз