-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Башкаланың бер генә хосусый музее да “Татарстан музейлары язы”нда катнашмый

1-7 апрель көннәрендә Татарстанның ике йөздән артык музейларында кызыклы һәм мавыктыргыч акция – “Татарстан музейлары язы – 2019” үткәрелә.
Әлеге акциядә дәүләти, муниципаль музейлар һәм аларның филиаллары, җитештерү предприятиеләрендәге музейлар, урта һәм махсус урта белем бирү йорты музейлары һәм хәтта хосусый музей да катнаша. Матур гадәткә әверелгән мәдәни акциясенең үзенчәлеге шунда – бер атна буе анда катнашкан барлык музейларга керү – түләүсез!
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында “Татарстан музейлары язы -2019” музейара акциясе башлану уңаеннан матбугат конференциясе узды. Конференциядә ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова, Әлмәт районы Кичүчат авылының Ризаэтдин Фәхретдин Мемориаль музее директоры Диләрә Гыймранова, Г. Тукай исемендәге әдәби музей директоры Гүзәл Төхвәтова катнашты.
Татарстанда әлеге акция алтынчы ел рәттән үткәрелә. Д. Натфуллин сүзләренчә, узган ел, мәсәлән, шушы акция көннәрендә музейларга 120 мең кеше килгән. Дамир әфәнде “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясендә катнашырга җөрьәт иткән республикадагы бердәнбер хосусый музейның “серен” дә чиште. Бер атна буена халыкка рухи азыкны бушлай тәкъдим итәргә әзер торучы – Бөгелмә районы Карабаш авылындагы Һади Атласи музее икән. “Тик, кызганыч, быел башкаланың бер генә хосусый музее да “Татарстан музейлары язы”нда катнашмый”, - дип белдерде министрлык вәкиле.
Дамир Натфуллин мәдәният-тарих сөючеләр күңеленә хуш килерлек тагын ике яңалык әйтте. Беренчесе: 2019 елның апреленнән башлап, һәр айның беренче сишәмбесендә барлык дәүләти музейлар һәм музей-тыюлыкларга керү бөтен категорияләр өчен дә бушлай булачак.
Икенче белдерү – шундый ук музейларда гаилә билетын куллануга кертү турында. Өчкә кадәр баласы (ә күпбалалыларга болай да ташламалар каралган) белән музей карарга килгән әти-әнинең берсе гаилә билеты сатып алуга хокуклы булачак. Бу очракта балалар өчен керү бушлай булыр дип көтелә. Яңалык май аенда гамәлгә керергә мөмкин. Министр урынбасары муниципаль һәм хосусый музейларга да бу үрнәккә да иярергә киңәш итте. (Чыннан да, Казанның хосусый музейларында социаль яклау яки маркетинг алымы буларак түләүсез керү көннәре кулланылмавы бик сәер. Монда “алар дәүләти һәм муниципаль музейлар белән көндәшлеккә сәләтлеме соң?” дигән урынлы сорау да туарга мөмкин бит әле).
Гөлчәчәк Нәҗипова ТР Милли музее һәм аның 11 филиалының “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе көннәренә әзерләнгән үзенчәлекле программалар белән таныштырды. Акцияне ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Татарстан музейлары ассоциациясе оештыра. Быелгы акция алда торган зур юбилейлар – Татарстан АССРның 100 еллыгына, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына, быелгы эшче һөнәрләр елына багышлана. Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, акция халык төрле музейлар белән киңрәк таныша алсын, республика тарихы һәм мәдәнияте турында күбрәк белсен өчен үткәрелә. Һәр музей аерым-аерым үз программасын әзерләгән, хәтта әлеге вакытта төзекләндерүгә ябылган С. Сәйдәшев музее хезмәткәрләре дә, Милли музейга килеп, Россиядә театр елына багышланган музыкаль программалар тәкъдим итәчәк.
“Татарстан музейлары язы – 2019” акциясе кысаларында бер генә филиал-музейның да көнлек программалары кабатланмый дип әйтергә була. Шунысын да өстик, 5 апрельдә ТР Милли музее үзенең туган көнен билгеләп үтә – туган көн булгач, баш музей һәм барлык филиаллар 1-5 апрельдә халыктан бүләккә тарихи-мәдәни ядкәрләр кабул итә. Бүләк тапшырган кешеләрнең исеме музей тарихына язылачак.
Бүләк итү тәртибе, “Татарстан музейлары язы – 2019” акциясенең һәр көнгә һәм һәр музейда үткәрелә торган программалары, эш тәртибе турында барлык мәгълүматны ТР Милли музееның рәсми сайтыннан, социаль челтәрләрдәге төркемнәреннән, ТР Мәдәният министрлыгы сайтыннан карарга мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз