-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
Башкорт театры килә
Сентябрьдә Татарстан тамашачысын күңелле яңалыклар көтә: безгә башкорт артистлары киләчәк. Бу хакта “Татар-информ” үткәргән матбугат очрашуында билгеле булды.
16-19 сентябрь көннәрендә Казанда Башкортстан Республикасының Милли яшьләр театры гастрольләре узачак. Зурдан купкан ут күршеләребез: Башкортстан республиканың 100 еллыгы, халык шагыйре Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган аларның гастрольләре. 16 сентябрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә М.Бурангуловның “Башкорт туе” әсәре сәхнәләштерелә. Башкортларның милли туй йолаларын үз эченә алган зур тамаша ул, нигезендә романтик драма ята. 17-19 сентябрьдә гастрольләр Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры бинасында дәвам итәчәк. Кичке спектакльләрдән: “Было бы денег мешок” һәм “Радость нашего дома”. Балалар өчен өч әкият күрсәтеләчәк: “У ковчега в восемь”, “Волшебная мельница”, “Чиполлино”, бу безнең әти-әниләргә күңелле яңалык. Афишаларны карап барыгыз!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз