Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      777
      0
      5

    Башкортча корот пешерү ысулы

    Башкорт музыкантлары милли ризыклары "корот" турында клип төшереп интернетка элделәр. Клип шунда ук дистәләгән мең караулар җыйды. Әлеге клипны берничә мәртәбә карагач, корот дигән сыйны кабып карыйсы килде. Рецептын язып сезнең белән дә уртаклашырга булдык:
    Башта 3 литр сөттән катык ясыйбыз. Моның өчен сөтне кайнатып чыгарабыз һәм тән температурасына кадәр суытабыз. Ачыткы өстибез (2,3 аш кашыгы катык), яхшылап болгатып җылы урында калдырабыз. 2-3 сәгатьтән катык әзер. Аны суыкка алып куеп торабыз.

    Тагын 3 литр сөт кайнатабыз кайнап торган сөткә катыкны салып яхшылап болгатабыз. Килеп чыккан сыеклыкны кайнар килеш тукыма капчыкка салып элеп куябыз. Артык сулары агачак. Тукыма капчыкта калган ризык башкортларның короты була да инде. Аны ашка салып та, чәй белән дә ашарга була.

    Реклама

    Фото: wikipedia

    Теги: аш-су
    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама