Логотип Идель
Яңалыклар

Башкортлар бездән дә яхшы булдыра алалар икән

Бүген исә, Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча куелган спектакль булачак.

Камал театры сәхнәсендә 3-7 апрель көннәрендә Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры труппасы чыгыш ясый.

Гастрольләрен алар "Урал Батыр" спектакле белән башлады. Башкорт халык эпосына нигезләнгән спектакль Казан тамашачысын таң калдырды. Спектакльлә кулланылган видео эффектлар, сәхнә бизәлеше, костюмнар, актерларның уены барысы да бик югары сыйфатта иде.

Спектальнең режиссеры Андрей Борисов (Якут режиссеры, Русиянең атказанган артисты) театрга бөтенләй яңа ысуллар кертеп җибәргән һәм шул рәвешле яңача театр барлыкка китерә алган. Спектальдә тышкы һәм эчке экран кулланыла. Берсе, гадәттәгечә, сәхнәнең артында булса, икенчесе үтә күренмәле материалдан ясалып сәхнә алдына төшә һәм кирәк булганда күтәрелә. Ике экран булганга, спектакльнең кайбер урыннарында бик сыйфатлы 3Д кино караган хис барлыкка килә.

Сәхнәдә туктаусыз хәрәкәт итеп торган конструкция дә бар. Ул диңгездәге көймә дә, тау да, канатлы Акбуз ат та, спекталь азагында һәйкәл пьедесталына да әйләнә. Әлеге корылманы төзү театрга бик кыйбатка төшкәне сер түгел. Гомумән алганда әлеге спектальнең декорациясен ясау гына да 13 млн сумга төшкән. Башкортлар халык эпосын сәхнәләштерергә акча кызганмаганнар, һәм бер дә юкка түгел. 

Бу рухи яктан бик көчле, халыкның милли үз аңын күтәрүче, барлык буын кешеләрен сәнгать, мәдәният белән кызыксындыра ала торган спекталь. Татар театрларына да шундый спектальләр бик җитми.

Театр хезмәткәрләре әйтүенчә, киләсе, Г.Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" әсәре буенча куелган спектальгә билетлар чагыштырмача кыйммәт булуга кармастан бик тиз сатылып беткән. Әлеге спектальдә дә тамашачыларны видео эффектлар көтә.

Барлыгы Башдрам театр Казанда 6 спекталь куячак. Тулырак расписанияне Г.Камал театры сайтыннан карарга була.

 

Урал Батыр эпосы буенча төшерелгән мультфильм.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев