Логотип Идель
Яңалыклар

Башкортстан татарларының рухи мирасына багышланган китаплар

Башкортстан татарларының рухи мирасын өйрәнүгә багышланган 2020-2021 елларда дөнья күргән хезмәтләрне тәкъдим иттеләр.

Башкортстан татарларының рухи мирасын өйрәнүгә багышланган 2020-2021 елларда дөнья күргән хезмәтләрне тәкъдим иттеләр. Матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре: институт директоры, филология фәннәре докторы Ким Миңнуллин, директор урынбасары, лексикология һәм диалектология бүлеге мөдире Олег Хисамов, язма һәм музыкаль мирас үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре Нуридә Насыйбуллина, язма һәм музыкаль мирас үзәгенең фәнни хезмәткәре Венер Усманов катнашты.


-    Соңгы чорда Русиядә барган эчке һәм тышкы сәясәткә бәйле рәвештә, халыкларны, бигрәк тә азсанлы халыкларны саклау, аларның тарихын һәм мәдәниятын өйрәнү юнәлешендә эш шактый активлашты. Сиксән еллыгын уздырган институтыбыз беренче көннәреннән башлап, халкыбызның рухи һәм мәдәни мирасын фундаменталь фән юнәлешендә өйрәнүгә зур игътибар бирә. 2008-2009 еллардан бирле экспедицияләрне дә комплекслы итеп оештырыла: бу вакытта төрле юнәлеш белгечләре бергә тупланып, экспедицияләргә дә бергә чыгалар. Соңгы биш елда уннан артык төбәккә комплекслы экспедиция оештырылды, шул ук вакытта махсуслаштырылган экспедицияләр дә эшләп килә. Тәкъдим ителгән китаплар барысы да, бер яктан, фундаменталь фәнни эш булып барса, икенче яктан, без аларны китап рәвешендә тикшеренүләр алып барылган төбәкләрдә яшәүче милләттәшләргә яңадан әйләндереп кайтарабыз. Алар мәгариф системасы өчен дә, дәреслекләр әзерләү өчен дә, журналистлар, радио-телевидение хезмәткәрләре өчен дә чыганак булып торалар, - дип шәрехләде Ким Миңнуллин институт эшчәнлеген.


Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында ел саен китап рәвешендә якынча 40-45 хезмәт дөнья күрә. Аларның тиражы да, финанс мөмкинлекләре дә төрлечә: китапларның бер өлеше институтка бүленеп бирелгән бюджет мөмкинлекләреннән чыгып, институт нәшриятында бастырылса, икенчесе Татарстан китап нәшриятында дөнья күрә. Татарстан һәм башка төбәкләргә экспедицияләр Татарстан Республикасында гамәлгә ашырыла торган дәүләт программалары ярдәмендә уздырыла.


Башкортстан татарлары мирасына багышланган хезмәтләр еллар дәвамында барган тикшеренүләр һәм экспедицияләрне үз эченә ала. Алар арасында халык иҗатына (мисал өчен, Башкортстанда татар фольклорын гыйльми рәвештә җыю һәм өйрәнүгә нигез салган Риф Мөхәммәтҗановның хезмәтләре шундыйлардан), тел (Дөрия Рамазанованың “Формирование татарских говоров юго-западного Башкортостана” китабы), тарих һәм башка өлкәләрне чагылдырган хезмәтләр дә бар (Венер Усмановның 2020-2021 елларда дөнья күргән хезмәтләре, мәсәлән, Башкортстан Республикасы Стәрлебаш районы һәм авылының татар эпиграфик һәйкәлләренә багышланган.


Тәкъдим ителгән, шулай ук Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты базасында дөнья күргән китапларның күбесен Фәннәр академиясе сайтындагы махсус сәхифәдән йөкләп алырга мөмкин:


1. Татарские говоры Башкортостана: ареальный аспект
2. Формирование татарских говоров юго-западного Башкортостана
3. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 1 нче кисәк
4. Милли-мәдәни мирасыбыз: Башкортстан татарлары. Стәрлебаш. 2 нче кисәк
5. Башкортстан татарлары фольклоры. Төньяк һәм төньяк-көнчыгыш районнар
6. Башкортстан татарлары фольклоры. Үзәк һәм төньяккөнбатыш районнар
7. Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар
8. Башкортстан татарлары фольклоры. Көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнар

9. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш районы

10. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Стәрлебаш авылы

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев