-
Блогер Рөстәм Нәбиев уңайсыз хәлдә калган Аны Америкада очар алдыннан кәрәзле телефоннан хатыны белән сөйләшкән өчен самолеттан төшереп калдырганнар.
-
ПОПУЛЯР БЛОГЕР ИЛҮЗӘДӘН КИШ-МИШ САЛАТЫ. Рецепт. Популяр блогер Илүзә Ильдарскаядан тәмле салат рецепты!
-
ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫНЫҢ БОЗЫЛУЫ КӨТЕЛӘ Татарстанда аномаль салкыннар көтелә.
-
МАШИНА ЙӨРТҮ ТАНЫКЛЫГЫН QR-КОДКА АЛЫШТЫРАЛАР? Россиянең берничә төбәгендә машина йөртү таныклыгын алыштыру буенча эксперимент уздырачаклар.
-
РИЗАТ РАМАЗАНОВНЫ ЗИНИРА ТЕЛЕФОНДА УТЫРГАН ӨЧЕН СҮГӘ Реклама элеп, бер тапкыр бушка суши ашаган булды. Башка андый нәрсә белән кызыксынмадым. «Инстаграм»да акча эшләмим».
-
ЛАНДЫШ НИГЪМӘТҖАНОВАДАН КОЙМАК РЕЦЕПТЫ Ялларда нишлиләр? Тәмле итеп ашыйлар! - дигән җырчы инстаграм битендә.
-
Яратабыз сине, ӘЛФИЯ АВЗАЛОВА! Бүген, 15 гыйнварда моң легендасы - Әлфия Авзалованың туган. "Идел"нең архивында шундый җылы язма саклана. Авторы - Алмаз Хәмзин.
-
ЗӨЛӘЙХА КАМАЛОВАНЫҢ “АТЛАР КЕШНИ" ШИГЫРЕН "ИДЕЛ" ЖУРНАЛЫ НИ СӘБӘПЛЕ БАСТЫРМАДЫ? Зөләйха Камалованың “Атлар кешни” шигырен “Идел” журналы бастырмады.
Башкортстанда узачак Татарстан көннәре программасында мәдәни һәм эшлекле чаралар каралган
Тантаналарда катнашу өчен Уфага Татарстаннан 500 кешелек делегация бара.
08:00 17 апрельдә Уфада зур вакыйга – Башкортстанда Татарстан көннәре башлана. Тантаналарда катнашу өчен күрше республикага Татарстаннан Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә 500 кешелек делегация бара. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиле Ранэль Зиннәтуллин хәбәр итте.
Булачак вакыйганың күләме турында бай программа сөйли – ике көндә күрше республикада 20дән артык төрле чаралар үткәрү планлаштырыла. Беренче көн тарихи һәм мәдәни элемтәләргә багышланган күргәзмәләр һәм мастер-класслар белән башланачак. Кич белән “Башкортстан” Дәүләт концерт залында Татарстанның сәнгать осталары зур мәдәни шоу-программа тәкъдим итәчәк.
Икенче көнне (18 апрель) эшлекле бизнес-форум узачак. Анда ике республиканың хакимият һәм эшлекле даирәләре катнашачак.
“Башкортстанда Татарстан көннәре кысаларында бизнес-форум кебек чара беренче тапкыр үткәрелә. Аның пленар өлешендә берничә тармак килешүләрен төзү планлаштырыла. Аннан соң сәнәгать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек саклау, мәгариф, кече бизнес, туризм, яшьләр сәясәте һәм архив эше кебек барлыгы сигез юнәлеш буенча “түгәрәк өстәл”ләр оештырылачак”, - диде Ранэль Зиннәтуллин.
Шул ук көнне тагын бер истәлекле чара көтелә – “Нур” татар театры янында Габдулла Тукайга һәйкәл ачылачак. Бу - татар шагыйренә Башкортстан башкаласында куелган беренче һәйкәл.
Һәйкәлнең фундаменты гына да 7 метр, постаменты белән исәпләгәндә һәйкәлнең биеклеге 8 метрга якын. Бронзадан коелган һәйкәл гранит постаментта тора, дип хәбәр итте Татарстанның Башкортстандагы вәкиле.
Ике көнлек программа “Нур” театрында “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектакле белән тәмамланачак.
Татар - информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз