Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • 70 меңлек грант откан Наилә Галеева: “Ярты еллык мотивация алдым” 6-12 декабрь көннәрендә Казанда унберенче “Яшь татар лидеры мәктәбе” уздырылды. Россиянең 16 төбәгеннән килгән лидерлар “Идел” яшьләр үзәгенә җыелып, гамәли дәресләргә, лекцияләргә йөрделәр, шулай ук үзләренең проектлары турында фикер алыштылар. Нәтиҗәдә өч активистка акчалата грант бирелде. Без әлеге җиңүче яшьләр белән сөйләштек.
      30
      0
      0
    • Чизкейк рецепты «Идел» юбилеена классик Нью-Йорк чизкейгы пешерергә булдым. Чизкейк – Америка кухнясының традицион сые, соңгы елларда дөнья буйлап киң таралды.
      60
      0
      0
    • Анастасия Заворотнюк параличланган булуы турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми Кичә бик күп матбугат чаралары актриса Анастасия Заваратнюкның гомерлеккә параличлануы турында язып чыккан иде. Мондый "фараз"ның чыганагы телеграм порталында булуы ачыкланды.
      160
      0
      0
    • Бүләк бирешү мәхәббәтне арттыра Никахны катлауландыра торган тагын бер күренеш бар бүген. Кызларыбыз, егетләребез утыз-утыз биш яшькә хәтле гаилә кормыйча яши. Матди максатларны беренче урынга чыгару бу.
      240
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      914
      0
      5

    "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!". Уфада Тукайга һәйкәл ачылды

    Уфада бөек шагыйрь Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Тантаналы чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты.

    Биеклеге сигез метр булган бронза һәйкәл Уфа татар дәүләт "Нур" театры каршына урнаштырылган. Һәйкәлне ясауга Уфа меценаты Артур Хаҗигалиев матди ярдәм күрсәткән.

    Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров һәйкәлне татар һәм башкорт халыклары дуслыгының яңа символы дип атады.

    "Тукайның тормышы һәм иҗаты шул исәптән Башкортстан белән дә бәйле. Ул башкорт легендаларын һәм җырларын яраткан, ә аның шагыйрь Мәҗит Гафури белән дуслыгы ике тугандаш халыкны тагын да якынайтты", - диде Хәбиров. "Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!" - дип татарча тәмамлады рәсми сүзен Радий Хәбиров.

    "Бөек Габдулла Тукай татар халкы өчен генә түгел, бөтен төрки халыклар өчен күренекле шәхес. Бик матур урында аңа һәйкәл куелды", - диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Ул Башкортстан җитәкчелегенә һәм бүген һәйкәл ачылуга килгән халыкка рәхмәтен җиткерде.

    Ике республика җитәкчесе беренче булып Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар.

    Реклама

    Тукайга һәйкәл ачылу рәсми тантанасында Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин һәм Башкортстанның халык шагыйре Хәсән Назар да чыгыш ясадылар. Алар бүгенге тантананы тарихи дип бәяләделәр.

    Тантанага 300ләп кеше килгән иде. Һәйкәлне ачканда күпләрнең күзендә яшьләр күренде. Җыелган кешеләр, "Тукаебызга һәйкәл куелды!" дигән шатлыклы сүзләр әйтеп, бер-берсен зур бәйрәм белән котладылар.

    Тукайга һәйкәл ачылу тантанасы шагыйрьнең халык көенә салынган "Туган тел" җырын күмәк башкару белән тәмамланды.  

    Һәйкәл ачылганнан соң Радий Хәбиров Рөстәм Миңнехановны Уфа татар дәүләт "Нур" театры бинасы белән таныштырды.

    Алсу Исмәгыйлева, Татар-информ

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Конкурс!
    • Сүз