-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Башмагым» джаз стилендә була аламы?
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры тамашачыларын гаҗәпләндерергә ярата һәм, ара-тирә тәнкыйть утына тотылса да, уңга-сулга вакланмыйча гына үз эшен эшли бирә. Театр репертуарында быелгы сезонның соңгы премьерасы нәкъ шуны дәлилли сыман. 27 нче июньдә Таҗи Гыйззәт һәм Җәүдәт Фәйзи әсәре буенча куелган «Башмагым JAZZ» спектакленең премьерасы була.
Әлегә театр премьераның барлык нечкәлекләрен дә ачып бирергә ашыкмый. Тик спектакль анонсында, режиссер Рәшид Заһидуллин белән беррәттән, яңарак исемнәрне дә күрәбез. Мәсәлән, дирижер һәм аранжировщик – яшь композитор Ильяс Камал, сценографияне эшләргә Әсәл Исмәгыйлева җәлеп ителгән. Хореограф – Резеда Муллагалиева; хормейстер – Алия Хәмзина. Джаз музыкасы булгач, билгеле, джаз-бэнд та булырга тиеш, дип күз алдына килә. Джаз-бэнд вазыйфасын Евгения Глухова җитәкчелегендәге инструменталь ансамбль үз өстенә аладырмы, юкмы – анысы инде премьерада беленер. Һәрхәлдә, музыкантлар быел ачылган оркестр чокырында утырып уйнаячак һәм, матбугат үзәге белгече әйтүенчә, музыка бөтенләй яңача яңгырый.
“Башмагым”ның төп интригасы – джаз стилендәге музыка, классик әсәрне заманча итеп үзгәртү һәм музыкаль спектакльнең мюзиклга әверелүе генә түгел. Мәсәлән, яңа постановкада Байназаровларның кызыклы гына гаилә ансамбле хасил булган: Сәрвәр ролен чакырылган артист Гөлнара Байназарова башкара, ә Галимҗанны – Тинчурин театры артисты Илнур Байназаров. Спектакльдә тагын театрның әйдәп баручы һәм яшь артистлары Кәрим бай – Ринат Шәмсетдинов, Фәхрия – Гөлназ Нәүмәтова, Зыя бай – Алмаз Фәтхуллин, шулай ук Артем Пискунов, Резедә Сәләхова һ.б. уйный.
Премьерага айдан кимрәк вакыт калды. Бераз гына түзсәк, мөгаен, белербездер: классик “Башмагым”ның яңа куелышы ул – “Тинчурин театры бинасында музыкаль театр ачарга кирәк” дигән фикерләргә җавапмы, әллә татарның төрле сәхнәләрендә дистәләрчә мәртәбә куелган әсәрне яңача “укырга” тырышумы?
Идел
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз