Логотип Идель
Яңалыклар

Батулланы Төркиядә дә беләләр

Төркиядә чыга торган китап һәм әдәбиятка багышланган “Şiraze” (Ширазе) журналында Рабит Батулланың “Елан Тау” китабы.

Төркиядә чыга торган китап һәм әдәбиятка багышланган “Şiraze” (Ширазе) журналында Рабит Батулланың “Елан Тау” китабы турында кыскача язма чыкты.

Язманы журналда әдәбият күзәтүчесе Әхмәт Балҗы язып чыккан. Автор Төркия укучыларын Рабит Батулла дигән татар язучысы, аның иҗаты белән таныштыра. “Рабит Батулла үзен “Әкиятче Бабай” итеп таныткан язучы. Ул Идел буенда яшәүче халыклар, бигрәк тә татарлар турында йөзләрчә еллар аша сөзелеп килгән мирас элементларын кулланым шактый саллы әсәрләр иҗат итә. ”

Батулла китабыннан башка әдәбиятчы мәкаләсендә Фредерик Старрның “Утраченное Просвещение. Золотой век Центральной Азии от арабского завоевания до времен Тамерлана” һәм Дуглас Адамсның “Автостопом по галактике” китапларына күзәтү ясый.

Әхмәт Балҗы берничә ел элек Казан Федераль Университетын тәмамлап, Рабит Батулла әсәрләре буенча диссертация эше дә яклаган иде.

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев