-
Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар исемлеге билгеле Казан халыкара мөселман киносы фестивале конкурсында катнашачак фильмнар арасында Татарстаннан дүрт фильм бар.
-
Татарстанда 500 гә якын әти ана капиталы алган 1 нче майдан ир-атларга дәүләт ярдәменең әлеге чарасын алырга мөмкин булган тормыш ситуацияләре исемлеге киңәйтелде.
-
Болгар музей-тыюлыгында «Ага-Базар» халыкара этномәдәни фестиваль була Фестивальнең үзәк мәйданчыгында урта гасыр болгар базары стилендә «Шәрык базары» оештырыла, анда кулдан ясалган уникаль товарлар сәүдә рәтләре тәкъдим ителәчәк
-
"Шәһәр кешесе - галим!" лабораториясе башлана 12 гамәли дәрес барышында елга тирәсендәге экосистеманың ничек корылуын һәм аны саклауга өлеш кертү мөмкинлеләре турында белеп булачак.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Батыр даны мәңгелек...
Куптән түгел генә «Батырлар» сайтында легендаларның да легендасы булган райондашыбыз РСФСРның, Татарстанның атказанган атказанган спорт остасы Фидаил Шакиров истәлегенә багышлап, шагыйрә Гөлсәрвәр сүзләренә Ленар Зәйнуллин көенә «Батыр даны мәңгелек» җыры мәрхүмнең оныгы, бүгенге көндә Англиядә Король академиясендә белем алучы Мальвина Майсурадзе башкаруында дөнья күрде.
«Батыр даны мәңгелек дип, юкка гына әйтмиләр, батыр бабам хөрмәтенә бәйгеләр уздырыла» - дип җырлый Мальвина. Билгеле, бу бәйгенең иң олысы-аның туган авылы – Бөрбашта уздырыла. Инде дистә елдан артык бу бәйгебез, »туган-туганны, күрше-күршене» онытып барган заманда, Фидаил мәрхүмнең барлык туганнарының бергә җыйналып, очрашуына бер сәбәп булып тора. Чыннан да, бу турнир узган көн авылның чын Сабантуй көнен хәтерләтеп куя. Районыбызның барлык төбәкләреннән җыйналган яшь көрәшчеләр ныклап бил алышсалар, аларның тренерлары, килгән кунаклар уткәннәрне искә төшереп, матур гына гапь коралар. Авылның спортзалына быел ремонт кергәнлектән, бәйгебез быел урынын үзгәртеп, турнирыбыз мәдәният йорты сәхнәсендә узды. Турнирның монда узуы отышлырак та булып чыкты, ахыры. Килгән тамашачыларыбыз белән бергә, көрәшчеләребезгә дә ярышларны рәхәтләнеп утырып карау мөмкинлеге туды.
Ярышларыбыз, гадәттәгечә, җыр-биюләрдән, котлаулардан башланып китте. Ярышларга килгән район спорт оешмасы җитәкчесе Р.Заһидуллин, район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары И.Гайнетдинов үз хәер-фатихаларын биргәннән соң, сәхнәдә ярышларыбыз башланып та китте.
Көне буена дәвам итте ярышларыбыз. 13 мәктәптән җыйналган 2003-04 елгы 89 көрәшче 12 үлчәү авырлыгында бил алышып, үз араларында иң көчлеләрне ачыклдылар. Ә алары түбәндәге егетләр булып чыкты - Ислам Йосыпов /Чепья-30 кг/, Әлфис Галимов /Бөрбаш-36 кг/, Ленар Әүхәдиев /Бөрбаш-40 кг./, Рәнис Зарипов /гимназия-45 кг./, Булат Яруллин /Яңгул-50 кг./, Айрат Тимербаев /Бөрбаш-55 кг./, Әдел Фазылҗанов /Норма-60 кг./, Илгизәр Галимуллин /Смәел-65 кг./, Рөстәм Сираҗиев /Чепья-70 кг./, Рәниф Камалов /Нөнәгәр-75 кг./, Рамил Сабиров-80 кг., Ранил Габнасыйров/Норма-авыр үлчәүдә/.
Кучмә Кубокның да хуҗасы үзгәрде бу юлы. Нормага китте. Келәм хуҗаларына тиешле Кубок бер көрәшченең үз вакытында келәмгә чыга алмавыннан гына эләкми калды. Әйе, бер яктан Бөрбаш икенче урынны алу бик куанычлы булса, икенче яктан укенечле дә булды. Нишлисен бит, фаразлар да акланмады. Өченче урынга исә Яңгул мәктәбе көрәшчеләре чыкты.
Тәмамлануы да матур булды, ярышларыбызның. Район башкарма комитет җитәкчесе, танылган көрәш остабыз Айдар Хәйретдинов өйләдән соң килеп, ахыргача ярышларыбызны тамаша кылып, бүләкләрне тапшыру тантанасында катнашты. Балалар өчен бу - үзе бер зур шатлык булды. Ярышларыбызны тамаша кылган Бөрбаш җирлеге башлыгы Равил Галимуллин узенең махсус бүләген бу юлы авылдашы Рәнис Хәйруллинга бирергә карар кылды.
Ә без үз чиратыбызда, ярышка катнашы булган һәркемгә, аеруча төп иганәче булган мәрхумнен кияве Робинзон Майсурадзега, «Бөрбаш» җәмгыяте директоры Рафис Солтановка, абыйсы Наил Шакировка, мәктәп коллективына олы рәхмәтебезне җиткереп калабыз.
Нурзада Сәмигуллин
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз