-
Татарстанда яшьләр өчен грант алуга гаризалар кабул ителә башлады Катнашучылар социаль проектны гамәлгә ашыруга 300 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин.
-
Кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе ачылды Казанда кызлар өчен Мөселман яшьләре форумының кышкы мәктәбе үз эшен башлап җибәрде. Әлеге җыенга 18 яшьтән 30 яшькәчә булган 60 ка якын мөселман егете килде.
-
Иң бай министрлык билгеле Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы узган елда түләүле хезмәтләр күрсәтүдән иң күп акча – 5,36 миллиард сум керткән.
-
"Белемдә – көч!" яшьләр берләшмәсе эшли башлады Яңа берләшмә аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүгә юл ача.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Батырларга Кубок, диплом, медаль һәм... куяннар!
Бүген Теләченең «Батыр» спорткомплексында 2003 нче елгы һәм аннан да яшьрәк яшүсмерләр арасында Татарстан Республикасы халык артисты, Башкортстан һәм Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай премиясе лауреаты, автоспорт буенча халыкара класслы спорт остасы Фәтхетдинов Салават Зәки улы призына дүртенче тапкыр ачык республика турниры үткәрелде.
Әлеге турнирда республикабызның барлыгы 33 командадан 315 яшь көрәшче катнашты.
"Теләче" спорт мәктәбе җитәкчеләре хәбәр иткәнчә, ярышларны ачу тантанасында Теләче муниципаль район башлыгы Зарипов Илдус Фатыйх улы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм күрсәтү фондының башкарма директоры Хашимова Нурия Миннәхмәт кызы, Салават Фәтхетдинов үзе, Татарстан Республикасы көрәш федерациясе башкарма директоры, көрәш буенча РСФСР ның спорт остасы – Хәйруллин Равил Гарифулла улы һәм башка рәсми затлар катнашкан.
Киеренке көрәш нәтиҗәсендә командалар беренчелегендә беренче урынны Теләче, икенче урынны - Кукмара, өченче урынны Казанның Авиатөзелеш районы командалары яулаган. Балтач - дүртенче урында.
Җиңүчеләрне билгеләүдән тыш, оештыручылар төрле номинацияләрдә дә батырларны ачыклаган. Әйтик, “Иң яшь көрәшче” номинациясендә Теләчедән Ильяс Мараков Ильяс (2014 елгы), ә "Көрәшчеләр гаиләсе" номинациясендә Чаллыдан Сибгатуллиннар гаиләсе җиңгән. Алар Салават Зәкиевич тарафыннан акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Призлы урын алган көрәшчеләргә һәм командаларга Салават Фәтхетдинов исеменнэн Кубок, диплом,медаль һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Шулай ук беренче урын яулаган спортсменнарга ветеран көрәшче, спорт остасы Шәйхетдинов А.Р. шәхси хуҗалыгында үстерелгән куяннар бүләк ителде.
Җиңүчеләр булып исә түбәндәге көрәшчеләр танылды. Истә калдырыгыз, берничә елдан инде алар зуррак келәмнәрдә дә ут уйнатыр дигән өмет бар.
Мәктәпкәчә булган балалар 25 кг:
1 место-Фаттахов Ильнар 2012 Кукмор
2 место-Гильметдинов Искандер 2012 Зеленодольск
3 место - Аглиуллин Амир 2012 Арск
25 кг:
1 место-Хайрутдинов Ибрахим 2009 Тюлячи
2 место-Мингазов Эдуард 2008 Камское Устье
3 место- Нургатин Адель 2009 Актаныш
28 кг:
1 место- Анваров Муса 2007 Актаныш
2 место-Каримуллин Самат 2010 Кукмор
3 место-Мухаметов Рамазан 2008 Н.Челны
32 кг:
1 место-Юсупов Ильяс 2008 Балтаси
2 место-Сибгатуллин Фазыл 2007 Н.Челны
3 место-Ахмадуллин Булат 2008 Б.Сабы
36 кг:
1 место-Авхадиев Ленар 2004 Балтаси
2 место-Басыров Искандер 2006 Актаныш
3 место-Давлетшин Раниль 2005 Мамадыш
64. 40 кг:
1 место-Курбанов Рамазан 2003 Мамадыш
2 место-Гиниятуллин Ильшат 2004 Кукмор
3 место-Сарваров Нияз 2003 Тукаевский
45 кг:
1 место-Миннегалиев Ильфат 2004 Азнакаево
2 место-Закиров Ислам 2006 Азнакаево
3 место-Галиуллин Анас 2004 Тюлячи
50 кг:
1 место- Давлетшин Марсель 2005 Тюлячи
2 место-Дорофеев Вадим 2004 Актаныш
3 место-Мухаммадиев Артур 2004 В.Гора
55 кг:
1 место-Хабутдинов Салават 2003 Актаныш
2 место-Яруллин Рауф 2003 Авиастроительный
3 место-Тимербаев Айрат 2007 Балтаси
60 кг:
1 место-Кутбиддинов Азимжан 2003 Авиастроительный
2 место-Садриев Данис 2004 Ново-Савиновский
3 место-Закиров Халим 2003 Атня
65 кг:
1 место-Тагиров Ислам 2004 Б.Сабы
2 место-Нургалиев Айнур 2003 Мамадыш
3 место-Мохтаров Аяз 2003 Н.Челны
70 кг:
1 место-Тимергалиев Рузаль 2003 Кукмор
2 место-Ибатуллин Назир 2003 Черемшан
3 место-Хасбиуллин Марсель 2003 В.Гора
75 кг:
1 место – Васильев Вадим 2003 Тюлячи
2 место – Гимадеев Азамат 2003 Зеленодольск
3 место – Гайнутдинов Булат 2004 Нурлат
90кг:
1 место-Фахрутдинов Ильсаф 2003 Кукмор
2 место-Зарипов Багир 2003 Тюлячи
3 место-Багиров Рузаль 2003 Авиастроительный
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз