Логотип Идель
Яңалыклар

Батырлык көнендә батыр булырга өйрәттеләр

 22 сентябрь көнне Урицкий паркында гадәти булмаган балалар өчен спорт-тәрбия чарасы – «Батырлык көне» («День мужества») узды. Катнашучылар спорт ярышларында кыюлыкларын һәм чыдамлыкларын сынап карады, тәвәккәл һәм батыр булырга өйрәнде. 

 22 сентябрь көнне Урицкий паркында гадәти булмаган балалар өчен спорт-тәрбия чарасы – «Батырлык көне» («День мужества») узды. Катнашучылар спорт ярышларында кыюлыкларын һәм чыдамлыкларын сынап карады, тәвәккәл һәм батыр булырга өйрәнде. 
Әти-әни мәхәббәтеннән мәхрүм калып, җәмгыятькә тискәре карашта үскән  малайлар һәм үсмерләр, шулай ук гадәти мәктәп укучылары өчен оештырылган әлеге чара дүртенче мәртәбә үткәрелә. Бу көнне дә паркка өч йөзгә якын бала килгән иде. Биш сәгатькә сузылган уеннарның төп максаты – үзеңне чын ирләрчә тотарга өйрәнү.
Катнашучыларга дүрт команда-төркемгә бүленергә тәкъдим ителде: «Гризли», «Анаконда», «Росомаха» һәм «Бөркет». Һәркайсының вожагы билгеләнде. Ул – махсус әзерлек узган волонтер – уеннар вакытында бала өчен төп ярдәмче һәм остазга әйләнде. «Безгә көч нигә кирәк? Беренче чиратта үзебезнең кадерле кешеләрне яклау өчен. Җиңүегенез телим. Үзегезне җиңүне», – дип балаларны илһамландырды Татарстан Республикасы Антитеррористик комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев. Ачылыш тантанасында чараның төп оештыручысы һәм «Рожденный быть мужчиной» программа авторы Алмаз Төхватуллин да чыгыш ясады. 
Ярыш өч юнәлештә узды. Беренчесе – спорт. Егетләр йөгерү, футбол, баскетбол, уктан ату, противогаз кию, шахмат буенча көч сынашты. Икенче ярышта Калашников автоматын сүтеп җыйдылар. Өченче этапта балалар актерлык серләренә өйрәнде, этюдлар күрсәтте, үзләрен репортер һәм блоггер ролендә сынап карады. Ахырдан ТР Десантниклар союзы вәкилләре чын мәгънәсендә батырлык дәресе бирде: хәрби бәрелешләрдә катнашулары турында сөйләде, патриотик җырлар башкарды. 
Балаларны тәмле төшке аш белән дә сыйладылар. Ашап-эчеп көч җыйгач, катнашучылар ярышуны квестта дәвам итте һәм җиңүчеләр дә шуның нәтиҗәләре буенча билгеләнде. Җиңүче дип «Гризли» командасы табылды. Аларга бүләккә лазертагка (хәрби-спорт команда уены) юллама тапшырылды.
 «Батырлык көне» ТР Мәгариф министрлыгы, Казан шәһәре Башкарма комитеты, ТР Десантниклар союзы, ТР Антитеррористик комиссия аппараты, «Plove» рестораны һ.б. ярдәме белән үткәрелгән иде. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев