-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
«Созвездие-Йолдызлык» арт-резиденциясенең яңа сезонын «Кызлар-матурлар» мюзиклы премьерасы ачып җибәрә «Созвездие-Йолдызлык» иҗади сәләтле балалар һәм яшьләргә ярдәм итү республика үзәгендә «Кызлар-матурлар» спектакленең күрсәтмә репетициясе узды. Ул Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев пьесасы буенча куелган.
-
2022 елда Татарстанда Корбан бәйрәме ничек узачак? Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Быел гает 9 июльгә туры килә.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Баулыда суга тилмерәләр - гадәттән тыш хәл режимы кертелгән
Татарстанның Баулы шәһәрендә су бирүдә өзеклекләр аркасында гадәттән тыш хәл режимы кертелде. Бу хакта Татарстан Республикасының Баулы районы башлыгы Рамил Гатиятуллин «Хезмәткә дан» җирле газетасына биргән интервьюсында сөйләде.
Рамил Гатиятуллин әйтүенчә, 20 июньдә Миңнегулов су алу җайланмасында «тәүлегенә йөз кубометрга кадәр су чыгаручы төп насосы сафтан чыккан». Нефтьчеләр ярдәме белән скважинаны торгызу буенча чаралар күрелде, тагын бер насос эшләтеп җибәрелде, әмма аның егәрлеге түбән. Әмма савытлар буш булу аркасында тиешле басымны торгызу авыр.
«Эшчеләр дебит булмау сәбәпле, Миннегулов су алу җайланмасында борауланган ун скважинадан эшләмәгән биш скважинаны торгызырга омтылалар. Алга таба таләп ителә торган егәрлектә яңа насослар сатып алачакбыз», – дип ышандырды район башлыгы. Шул ук вакытта нефть скважиналарын торгызу белән шөгыльләнүче нефтьчеләрнең тиешле тәҗрибәсе булмавын әйтте.
25 июньгә булган мәгълүматларга караганда, су җитмәү бөтен шәһәр буенча күзәтелгән. Муниципалитет җитәкчесе Баулыда яшәүчеләргә үз вакытында су белән тәэмин итү мөмкинлеге булмау өчен гафу үтенде.
Моннан тыш, Рамил Гатиятуллин су белән тәэмин иткән өчен норматив буенча түләүчеләргә түләү күләмен киметәчәген хәбәр итте. Скважиналар торгызуга өстәмә акча бүлеп бирү үтенече белән район җитәкчелегенең мөрәҗәгате Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелде.
Әлегә Баулыда эчә торган һәм техник су ташу оештырылган. Бу хакта дә социаль челтәрләрдә үзенең битләрендә шәһәрнең башкарма комитеты хәбәр итә.
ТИ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз