Логотип Идель
Яңалыклар

Бауман урамында «Зәлидә» уены узачак

9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак.

9 август көнне кичке 7дә Бауман урамы, 24 нче йорт каршында җырлы-биюле «Зәлидә» уены узачак. Әлеге уен – «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының чираттагы чарасы.

«Зәлидә» җырлы-биюле уены буенча мастер-классны халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина үткәрәчәк.

Чара җанлы музыка астында узачак. Биючеләргә баянчы Газинур Равилов, төрле музыка уен коралларында уйнаучы Айдар Әбдрәхимов, кубызда уйнаучы Фәнил Вилданов ярдәмгә килә.

«Зәлидә» – элек-электән халкыбыз тарафыннан яратып уйналган җырлы-биюле уен. Аның барышында гармунчы уртада гармун уйный, башкалар аның тирәли түгәрәктә җырлап бии. Элек татар яшьләре кичләрен бергә җыелып, әлеге уенны уйный торган булган. Аның барышында катнашучыларга төрле җәзалар бирелгән. Кемгә нинди җәза эләгә, шуны үтәргә тиеш булган. Гомумән алганда, уен барышында катнашучылар күңел ачып кына калмый, тапкырлык, җитезлек, өлгерлекләрен дә сыный.

Бауман урамындагы «Зәлидә» уены вакытында музыкантлар белән биючеләр тандемда эшләячәк, музыкантлар үзләре дә әлеге уен катнашучыларына әвереләчәк. Баян белән бергә кубызның да яңгыравы уенга дәртлелек, ритм өстәячәк. Әлеге мастер-класс – татар биюе буенча осталыкны шомартыр өчен менә дигән мөмкинлек.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев