Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Баумандагы Хәния Фәрхи йолдызын нигә алганнар?

    Казанның Бауман урамында урнашкан "Йолдызлар аллеясы"нда Хәния Фәрхинең йолдызы юкка чыккан.

    Хәтерләсәгез, 2017 елда аллеядан Әлфия авзалова һәм Мөнирә Булатоваларның йолдызлары юкка чыккан иде. Соңрак массакүләм магълумат чаралары Әлфия Авзалова йолдызының урланганын, ә җырчы Мөнирә Булатованың йолдызын кар чистарту машингасы сындырганын хәбәр иткән иделәр. Ул йолдыз урыннары бераз буш торганнан соң кире кайтарылды. 

    Реклама

    Хәзер Татарстанның һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәния Фәрхинең йолдызын алганнар. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе әйтүе буенча, ул реконструкция өчен генә алынган булган, һәм тиздән кире кайтарылачак. Моның турында "Бизнес онлайн" хәбәр итә.

    Фото: Kazanfirst

    Теги: шоу-биз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Журналга язылыгыз
    • Язылу декадасы башланды!
    • "Серая зарплата и ее последствия"
    • татмедиа кибете. Журналлар
    • Хатлар йорты
    • Онлайн-кибет
    • Язылу
    • "Большая перемена"
    • Китап радиосы
    • Тәртип радиосы