Логотип Идель
Яңалыклар

“БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕН КИРЕ КАГАРГА!”

Күп кенә укучылар сынаудагы мәсьәләләрне беренче тапкыр күрә.

Күп кенә укучылар сынаудагы мәсьәләләрне беренче тапкыр күрә.

Россиядә дистәләгән чыгарылыш укучылары һәм аларның әти-әниләре берничә петиция төзеде. Анда алар химиядән БДИ нәтиҗәләрен кире кагарга сорый. Алар фикеренчә, эшләр әзерләнгәндә эшләгәннәренә караганда күпкә катлаулырак булган.

- Мәсьәләләр 3-4 тапкырга катлаулырак иде. Төрле сайтлар, китаплар буенча әзерләнгәндә бөтенләй башкаларын чишкән балалар мондый эшләрне беренче күрде, - ди петиция авторы Татьяна Якушина.

Икенче бер петиция авторы Сергей Арутюнян мәсьәләләрнең авырлыгы профессиональ химиклар белем дәрәҗәсенә туры килүен әйтә. Чыгарылыш сыйныф укучылары мондый материалны әлегә үтмәгән, ди ул. Өченче петиция авторы да шундый ук фикердә.

- Ахыргы айларда мәҗбүри рәвештә дистанцион укуга күчкән балаларга БДИны җиңеләйтсәләр дөресрәк булыр иде, ә монда, киресенчә, катлауландырып куйганнар, - ди өченче петицияне язган ханым.
 

Чыганак һәм фото: kazanfirst.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев