Логотип Идель
Яңалыклар

БДИ тапшырган 8 яшьлек кызны вузга укырга алалар

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты Алиса Теплякованы укырга алырга әзер

Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының психология факультеты Алиса Теплякованы укырга алырга әзер, дип хәбәр итә факультетның матбугат хезмәте.

Элегрәк гаммәви мәгълүмат чараларында 8 яшьлек кызның БДИ тапшыруы һәм аттестат алуы турында мәгълүмат пәйда булган иде. Рособрнадзорда имтиханда катнашучының рус теле, профильле математика, биология һәм информатика буенча биремнәрне уңышлы үтәвен расладылар. Әтисе сүзләренә караганда, кыз МГУ психология факультетына укырга керергә тели.

Чыганак: Ватаным Татарстан

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев