Логотип Идель
Яңалыклар

БДИ вакыты күчерелә

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру даталарын коронавирус инфекциясе һәм карантин чаралар таралу сәбәпле, ике атнага күчерергә планлаштыралар.

Бердәм дәүләт имтиханын тапшыру даталарын коронавирус инфекциясе һәм карантин чаралар таралу сәбәпле, ике атнага күчерергә планлаштыралар.

Элегрәк мәктәпне тәмамлаучылар БДИны 25 майдан 29 июньгә кадәр тапшырыр дип ниятләнгән иде. Мәгариф һәм фән министрлыгы боерыгы проектында тәкъдим ителгән яңа расписание буенча, беренче имтиханнар 8 июньдә география, әдәбият һәм информатика буенча узарга тиеш. Рус телен укучылар — 11 июньдә, математиканы 15 июньдә тапшырачаклар. Тарих һәм физика буенча имтиханнар — 18 июньгә, җәмгыять белеме һәм химия буенча — 22 июньгә, чит тел һәм биология буенча 25 июньгә билгеләнгән. Имтихан тапшыру өчен резерв көннәр-1-11 июль.

Документ әлегә расланмаган һәм җәмәгатьчелек фикер алышуы уза.

Фото: пиксабай

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев