-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
-
Олы яшьтәге ир белән хатынны, аларның киленен һәм алты яшьлек оныгын үтергән Мәрхүмнәр барысы да коттеджда булган. Җинаятьче пенсионерларны буып үтергән, киленне башта көчләгән, аннары пычак белән кадаган, бала караватында ята торган сабыйны да үтергән. Ул берничә көн элек кенә туган көнен бәйрәм иткән булган.
Бөек Болгар һәм Зөя хакында иҗади бәйге дәвам итә

22 апрельдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстан мәктәпләрендә белем алучы укучылар арасында Бөек Болгар һәм Зөя утрау-каласына багышланган иҗади бәйге уздырыла.
Бәйгедә 1 сыйныфтан алып, 11 сыйныфкача булган барлык мәктәп укучылары катнаша ала. Оештыручылар ышандырганча, барлык эшләр дә Инстаграмда @Bolgar_Sviyazhsk аккаунтында урнаштырылачак. Бәйгедә җиңүчеләрне исә Зөя һәм Бөек Болгарга экскурсия көтә.
Бәйгенең шартлары белән тулырак шушы сылтамада танышырга мөмкин: http://tourism.tatarstan.ru/rus/konkurs-shkolnih-risunkov-i-stihov-o-velikom.htm
Игътибарыгызга бәйгегә килгән бер эшне тәкъдим итәбез. Аны Түбән Кама районының Югары Чаллы авылы мәктәбе укучылары юллаган.
ХӘТЕР ИСӘН...
Хәтер яши, әле хәтер исән.
Кеше гомерләре генә кыска,
Бөек Болгар ничә гасыр кичкән.
Идел –Богар буйларында уйнап
Күпме буын шул җирләрдә үскән.
Оныткандыр инде Болгар иле
Тәүге аяк баскан сабыйларын.
Зур яуларга озатып калганнарын,
Никадәре читтә сагынганын.
Онытылмасын өчен үткән көннәр
Хәтер яши, әле хәтер исән.
Буыннардан- буыннарга күчә
Вакыйгалар – бер яңартыйм дисәң.
Болгар иле кайта яшьлегенә
Манаралар кабат яңара.
Азан тавышы алып кайта безне
Ибен Фадлан килгән чорларга.
Басып торам, чал тарихы сыйган
Туфырагын алып кулларыма.
Энҗе сәйләннәрдәй тезелеп киткән
Яугирәләр килә күз алдыма.
Һәр кешесе аның үзе тарих,
Үткәннәрен барлап яза калсаң.
Сөенечтер Болгар тарихында
Әз генә булса да урын алсаң.
Безнең буын да бит бу тарихта
Үзенә тиешле урын даулый.
Төзүчеләр булып алар бүген
Болгар җирен киң галәмгә данлый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз