-
"Кыямовлар кыздыра": Бүгенге татар журналистына иҗадилык җитми! "Идел-online" ютуб-каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы!
-
Әлмәттә “Индустрия скверы” ачыла Монда “Карамай барлыкка килү теорияләре” муралы, “Кояш факелы” медиаобъекты, “Нокта” исемле лазерлы инсталляция белән дә танышырга мөмкин.
-
Яңа 100 сумлык купюралар тәкъдим ителде Иске йөзлекләр 10 ел дәвамында яңалары белән бергә әйләнештә булачак.
-
Оймяконнан Мәскәүгә кадәр... атта! Җайдак сәяхәтче былтыр март башында Оймяконнан чыгып китеп, якынча 9 мең ярым километр юл узган.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Бөек Җиңү хөрмәтенә төзекләндереләчәк урамнар
Җиңүнең 75 еллыгына багышланган "Җиңү урамы" федераль проект кысаларында сугыш геройлары һәм җиңү хөрмәтенә аталган урамнар, проспектлар һәм мәйданнарны тәртипкә китерергә планлаштыралар.
Татарстанда барлыгы 28 урам ремонтланачак. Төзекләндерү эше "Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары" илкүләм проектының бер өлеше булган "Җиңү урамы" федераль проекты кысаларында узачак. Узган ел программа кысаларында 54 объект ремонтланды, шуларның 10сы илкүләм проектка кертелде. Казанда - Чуйков, Гаврилов, Симонов, Карбышев, Волгоград, Академик Лаврентьев, Гадел Кутуй урамнары, Рихард Зорге урамы участогы. Яр Чаллыда Муса Җәлил проспекты һәм Түбән Камада Җиңүнең 30 еллыгы урамы бар.
Татарстанда 28 объектның 12сендә урам янындагы тротуарлар төзекләндереләчәк, юл билгеләре куелачак. Моннан тыш, республиканың тагын 7 муниципаль районында урамнарны ремонтлау планлаштырыла. Сүз Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Бөгелмә, Болгар, Тәтеш турында бара. Ютазы районындагы тагын ике авылда урам юллары ремонтланачак.
Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыг хәбәр итә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз