Логотип Идель
Яңалыклар

Бекмамбетов Казанда фильм төшерәчәк

Режиссер Тимур Бекмамбетов Казанда фильм төшерәчәк. Әлеге эше очучы Михаил Девятаевка багышланган. Фильмны төшерү яз аена планлаштырылган. Режиссер әйтүенчә, аның массачыл сәхнәләрендә казанлылар да катнаша алачак.

Режиссер Тимур Бекмамбетов Казанда фильм төшерәчәк. Әлеге эше очучы Михаил Девятаевка багышланган. Фильмны төшерү яз аена планлаштырылган. Режиссер әйтүенчә, аның массачыл сәхнәләрендә казанлылар да катнаша алачак.
Фильмның сценарие “Тәмугтан качу” (“Побег из ада”) дип атала, ул Михаил Девятаевның мемуарына нигезләнгән. Аны горизонталь (кинотеатрлар өчен) һәм вертикаль (телефоннардан карау өчен) форматта әзерлиләр.

1945 елның 8 февралендә Девятаев зур каһарманлык күрсәтә: 9 хәрби әсир белән фашистларның яшерен «Хейнкель-111» самолётын кулга төшереп, фронт сызыгын кичә һәм совет хәрби командованиесенә яшерен завод, ракеталары турында стратегик мөһим мәгълүматлар тапшыра. Сугыш беткәч, Девятаев трибунал тарафыннан хөкем ителә. Соңрак запастагы гвардия өлкән лейтенанты Девятаев Казанга кайта. Кулында капитан дипломы булса да, 1946да ул кыенлык белән генә Казан елга портына йөкче булып эшкә урнаша, тиздән капитан, аннары су асты канатлы пассажир судносы капитаны, остаз-капитан булып эшли. 1957 елда космик корабльләр генераль конструкторы С.П.Королёв һәм 3 тапкыр Советлар Союзы Герое А.И. Покрышкин булышлыгы белән Девятаев аклана, аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә. 

Алсу Сәлахова 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: фильм Тимур Бекмамбетов Девятаев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев