-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
ВИДЕО: фаҗига белән тәмамланган туган көн Биш үсмер урында ук һәлак булган, бер малай хәзерге вакытта реанимациядә ята.
-
Күргәзмәдә сүзлек запасларын баетырга мөмкин Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы студентлары татар хәрефләре темасына күргәзмә әзерләгән.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
-
Кемнедер ачуланырга теләк уянса... Йолдызнамәне укырга киңәш итәбез!
"Белем җәүһәрләре"нә гаризалар кабул ителә
"Белем җәүһәрләре" Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе татар телендә ясалган, мәгариф һәм мәдәният өлкәсе белән бәйле интернет-ресурсларны барлау, аларны популярлаштыру, әлеге интернет-ресурс авторларына ярдәм күрсәтү максатыннан, җаваплылыгы чикләнгән "Белем.ру" җәмгыяте инициативасы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татнетны үстерү фонды һәм күп санлы иганәчеләр ярдәме белән оештырыла.
Бәйге 2010 елдан башлап ел саен үткәрелеп килә. Бәйгедә татар телендә эшләп килгән файдалы интернет-проект авторлары катнаша ала. Бәйгедә катнашырга теләгән интернет-проект авторларыннан гаризалар кабул итү февраль аенда башлана һәм сентябрь аенда тәмамлана. Октябрь аенда тантаналы рәвештә бәйгенең җиңүчеләре бүләкләнелә.
Гаризаны belem.ru сайтында калдырырга була.
Әгәр сезнең кызыклы Инстаграм сәхифәгез яки Вконтактеда шәп группагыз, дөньяга күрсәтергә теләгән сайтыгыз яки электрон җайланмалар өчен кушымтагыз булса, бу проект сезнең өчен!
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз