Логотип Идель
Яңалыклар

"Белем.ру"ның туган көне!

"Раил Гатауллин бу өлкәдә зур эш алып бара: марафоннар, туган телебездә яңа ресурслар эшләве генә дә мактауга гына лаек!"

    Бүген "Белем.ру" компаниясенең туган көне! Шул уңайдан компания директоры Раил Гатауллин котлаулар кабул итә.

    Аны Г.Камал театры директоры Илфир Якупов, журналист Данил Сәфәров, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе Разил Вәлиев котлап, видеоязмалар юллаганнар инде. 

- Татар халкы мәгърифәтле, белеме, китаплы халык булган. Әгәр без киләчәктә дә шундый китаплы булырга телибез икән, бүгенге ресурслардан активрак файдаланырга тиешбез. Бүгенге ресурс - ул интернет. Әгәр без интернет киңлекләрендә татарча мәгълүмат ала алсак, туган телебез, мәдәниятебез, әдәбиятыбызга ярдәм итәбез икән, димәк, киләчәгебез өметле. Раил Гатауллин бу өлкәдә зур эш алып бара: марафоннар, туган телебездә яңа ресурслар эшләве генә дә мактауга гына лаек! - дип теләгән язучы, шагыйрь Разил Вәлиев

Без дә барлык теләкләргә кушылабыз!

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев