-
Казанда карны социаль челтәр аша чистарталар? Шәһәр халкыннан 50 гариза килгән.
-
WhatsApp мессенджерында үзгәрешләр! Facebook корпорациясенең WhatsApp мессенджеры 15 майдан кулланучыларның бер өлеше өчен функцияләрне чикли башлаячак.
-
АТНА ЭЧЕНДӘ ИКЕ ЮГАЛТУ 23 февральнең суык көнендә Казанның фәнни җәмәгатьчелеге, татар зыялылары күренекле галим, филология фәннәре докторы, профессор Фатих Урманчеевны соңгы юлга озатты.
-
«Блогер.Татар» һөнәри блогерлар бәйгесенең җиңүчеләрен белдек! Ә бүген 21 февральдә – Халыкара Туган тел көнендә җиңүчеләрне игълан итәбез.
-
ТАГЫН ЯЛ ИТӘЧӘКБЕЗ! Ял итеп армаган идегезме әле? Безне тагын ял көннәре көтә.
-
Балык бистәсендәге һәлакәт: "Фәридә апай да, Рафик җизни дә дөнья бәһасе кешеләр иде. Урыннары җәннәттә булсын...." Татарстанда тагын бер зур фаҗига.
-
Татарстанда шторм кисәтүе игълан ителде Юлларда бозлавык булырга мөмкин
-
Өч игезәк бала табарга җыенган 40 яшьлек ханым вафат... Йөклелекнең уникенче атнасында проблемалар килеп чыккан.
Белгечләр 2020 елгы җанисәпне электрон юл белән үтеп булу өстенлекләрен аңлатты
2020 елда халык санын алу цифрлы технологияләр кулланылуы белән уникаль булачак. Төп басым яңа технологияләр, Интернет-җанисәпкә ясала. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте йортында узган брифингта билгеле булды.
2020 елда 1 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт теркәлүе булган һәркем “Госуслуги” (ЕСИА) порталында интернет-җанисәпне мөстәкыйль уза алачак. Анда “Халык санын исәпкә алуны узарга” дигән хезмәтне сайларга кирәк. Электрон кәгазьне үзең өчен генә түгел, гаилә әгъзалары өчен дә тутырып була.
Шулай ук, кеше җанисәпне дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күп функцияле үзәкләрендә дә үтә ала. Биредә кәгазьләрне Интернетка тоташтырылган компьютерларда тутырып булачак. Халык санын исәпкә алучыларга кәгазь бланклар урынына безнең илнең программа системасы куелган планшетлар биреләчәк.
“Җанисәп нигезендә, төбәкләрнең үсеш программасы төзелә. Халык саны исәбен алу хезмәт миграциясен, территориянең халык тыгызлыгын билгеләргә булыша”, - диде Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Наталья Гатауллина.
Аның сүзләренчә, Интернет-җанисәптә катнашучылар электрон кәгазьне тутыруы турында раслама-код алачак. Җанисәп үткәрүче хезмәткәр килгәч, аңа шул кодны хәбәр итү җитә.
- Җанисәп ул – халыкның төгәл санын, аның кайсы территориядә урнашуын билгеләү, социаль-икътисади, демографик һәм этно-лингвистик характеристикасы. Җанисәп барышында персональ белешмәләр хәбәр ителми, исем-фамилия һәм башка шәхси мәгълүматлар җиткерелми.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз